Болгарда “Россия мөселманнарының социаль доктринасы” имзаланды

2015 елның 14 июне, якшәмбе

Бүген Болгарда “Ак мәчет” комплексында “Изге Болгар җыены” бәйрәме кысаларында “Россия мөселманнарының социаль доктринасы” имзаланды.  

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия үзәкләштерелгән дини оешмалар башлыклары катнашты.

Документка имзаларын Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе Рамил Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәге рәисе Исмаил хаҗи Бердыев куйдылар. 

Документны төзүчеләр фикеренчә, “Россия мөселманнарының социаль доктринасы” Россия мөселманнары җәмәгатьчелегенең ихтыяҗларын яклауның нәтиҗәле чарасы булачак, шул исәптән халыкара аренада да. Дүрт яклы килешү иҗтимагый әдәп, сәламәт яшәү рәвеше, гаилә, балалар мәсьәләлренә кагыла. Шулай ук документта социаль бозыклык, ватанпәрвәрлек, дәүләт һәм дәүләт хезмәте, мөселманнарның башка дин вәкилләренә мөнәсәбәтләре һәм башка мәсьәләләр темасы күтәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International