Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: “Бүген Зөя утрау-шәһәрендә эш кайный”
2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәренә эш сәфәре кылды, ул анда төзелүче һәм реставрацияләнүче объектларны карады.
Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, Зөя Успение-Богородица монастыре игумены Силуан, "Зөя утрау-шәһәре" Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музее директоры Артем Силкин һәм подряд һәм проект оешмалары җитәкчеләре озатып йөрде.
Минтимер Шәймиев иң беренче булып Зөя шәһәренә кергән вакытта юлларны киңәйтү эше барышы белән танышты. Биредә вертолет мәйданчыгы һәм парковка булачак. Юл Республика көненә салынып бетәчәк, дип ышандырдылар ТР Дәүләт Киңәшчесен.
Аннары мәртәбәле кунаклар яр буенча китте, анда Зөя җилкәнле туристлык үзәге төзү ниятләнә. Биредә ял итәргә килүчеләрне җилкәнле яхта һәм ишкәкле көймәдә йөзәргә өйрәтәчәкләр. М.Шәймиев андый үзәк төзү фикерен хуплады.
Алга таба аңа сквер проектын күрсәттеләр, аны Елга вокзалы янындагы мәйданда төзи башлаганнар инде. ТР Президенты Указы белән 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. "Яңарыш" фонды башлангычы белән әлеге зур күләмле чара кысаларында, Болгар һәм Зөядә тематик скверлар төзү эшенә керештеләр. Сквер Республика көне - 30 августка төзелеп бетәчәк, дип вәгъдә итте төзүчеләр.
Киләсе объект - "Татар бистәсе" археологик казу эшләре урыны - булачак агач археологиясе музее мәйданы.
Искәртеп узабыз: утрауда ярларны ныгыту белән бәйле саклау-кыр эшләре нәтиҗәсендә урта гасырларда төзелгән агач биналар комплексы ачылды. А.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков музей оештыру эшләре барышы турында җентекләп сөйләде.
Минтимер Шәймиев шулай ук Зөя Богородица-Успение монастыре - федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объектында да булды. Ул анда рәссам-реставраторлар белән аралашты. "Хәзерге вакытта без ЮНЕСКО исемлегенә тәкъдим итү өчен Зөя номинациясе өстендә эшлибез. Белгечләрнең карашы Успение соборына төбәлгән, дияр идем. Алар бәяләгәнчә, фреска язуларының үзләре һәм сурәтләр аеруча кыйммәт", - диде Минтимер Шәймиев. Собор һәм фреска язуларын реставрацияләү 2010 елдан бирле башкарыла.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Зөя Богородица-Успение монастыренең Изге Николай чиркәвен торгызу эшләре барышын да карады. Ул утрауның иң борынгы чиркәве санала. Ул ике катлы, бинага кушып 43 метрлы манара да төзелгән. Биредә яңарту эшләре тулы куәтенә бара.
"Мин чагыштырмача күптән Зөядә булмадым, тәртип урнаштырмадым. Җәйге иң озын көннәре бетү борчу тудыра. Мондый вакытта эшләмәү - православиедә дә, мөселманнарда да гөнаһ. Хәзер тәүлек әйләнәсендә эшләргә мөмкинлек биргән яхшы шартлар булдырылган. Күп кенә объектларда эшләр шулай бара да. Бүгенге сәфәр барышында күп мәсьәләләр каралды. Елга вокзалыннан башлап, без анда булган вакытта ярга Мәскәү, Кузбасс, Калининград туристлары чыкты. Алар таныша башлады, безне таныйлар, сораштыралар. Кешеләрне яхшырак итеп, ипи-тоз белән дә каршыларга да була бит. Без кешеләрне каршы ала беләбез ләбаса. Кешеләр ниндидер кызыклы әйберләр күрергә өметләнеп, балалары белән килә, республика белән танышырга телиләр, безгә карыйлар, безнең яхшы яшәгәнне күрәселәре килә. Без әйбәт яшибез, әмма туристлар да моны тоярга тиеш. Бездә сокланырлык кунакчыллык традицияләре бар һәм аларны күрсәтү зарур. Үзебездән беләбез бит, берәр җирдә булган вакытта аз гына игътибар да рәхәт. Без килгән кешеләрнең кәефләрен күтәрергә тиешбез", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев журналистларның сорауларына җавап биреп.
“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз