Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: “Мин Примаковны үземнең Укытучыларымның берсе дип атыйм”
2015 елның 26 июне, җомга
Бүген күренекле дәүләт, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Евгений Максимович Примаков дөньядан китте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Евгений Примаковның хатыны, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Ул бүген гаҗәеп кеше - Евгений Примаков турында сөйләде.
“Мин һәрвакыт Евгений Максимович белән дустанә мөнәсәбәттә булуым белән горурландым һәм горурланачакмын. Мин аны үземнең Укытучыларымның берсе дип атыйм, “Безнең кадерле Укытучыбыз”, - дип мөрәҗәгать итә идем мин үземнең хатларымда. Бу ай башында мин аннан күптән түгел чыккан “Юл чатында очрашулар” (“Встречи на перекрестках”) исемле китабын, ә аннан алдарак минем адреска җылы сүзләр язылган мемуарлар китабын алдым. Менә шулай чын күңелдән ул миңа үзенең соңгы бүләген җибәргән булып чыкты. Өченче көн мин аңа бу матур китаплары өчен рәхмәт хаты җибәрдем, анда авыруга карамастан, аның актив фикерләү эшчәнлегенә чиксез шатлануымны белдердем. Һәм “Сезнең өлкән укучыгыз Минтимер",- дип имзаладым. Ләкин, кызганычка каршы, хат барып җитмәгәндер...
Шулай килеп чыкты, бергә эшләгән елларда безнең арада матур кешелекле мөнәсәбәтләр урнашты. Безгә, төбәк җитәкчеләренә, Евгений Максимович белән ил өчен катлаулы вакыйгалар эчендә, үзгәртеп кору елларында бергә булырга туры килде. Әлбәттә, ул инде күренекле галим,журналист, сәясәт эшлеклесе иде, һәм ул СССР вакытында да, һәм яңа Россия шартларында да танылган иде. Аны барысы да хөрмәт итә иде. Евгений Максимович яңа Россиянең Хөкүмәт рәисләренең, тышкы эшләр министрларының беренчесе булды. Евгений Максимович, Премьер-министр буларак, Татарстанның нәрсәгә омтылганын аңларга тырышты, иске дөньяны да һәм яңа дөньяны да белүче кеше буларак, акыллы киңәшләрен бирде, шунысы бик әһәмиятле иде.
1999 елларда үзгәртеп коруның беренче елларыннан сәяси чыныкканлык алып, берничә төбәкнең ул еллардагы алыштыргысыз җитәкчеләре партия оештырдык. Юрий Лужков – “Ватан” (“Отечество”), без Санкт-Петербург губернаторы Владимир Яковлев белән – “Бөтен Россия” (“Вся Россия”) хәрәкәтен. Вакытлар узу белән ике хәрәкәтне берләштереп, “Ватан-Бөтен Россия” (Отечество-Вся Россия” (ОВР) блогын оештырырга булдык. Евгений Примаковны аның җитәкчесе булуын сорадык.
Ни өчен нәкъ менә аны? Чөнки, нәкъ менә ул, илдә кыска гына сәяси тотрыклылык булганда да, күп нәрсә эшләргә мөмкин булуын ышандырырлык итеп исбатлый алды. Илдә яхшы эшләүче, көчле ике яисә өч партия булырга тиеш, дип санады ул һәм бик хаклы иде. Ул вакытта барысы да аңа каршы чыкты. Аерым журналистларга оят булырга тиеш, чөнки алар сәяси фикер каршылыклары аркасында аның шәхесенә карата ачыктан-ачык кешелексезлек мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр. Андый кешеләр үзләрен үзләрен журналист итеп тә, сәясәтче итеп тә санарга тиеш түгел. Әмма ул нык һәм буйсынмас иде.
Минем шулай ук Евгений Максимович белән 2006 елда “Россия-Ислам дөньясы” (Россия – исламский мир”) төркемендә рәистәшләр булу вакыты истә калган, ул Россия һәм ислам илләре арасында хезмәттәшлекне киңәйтү өчен оештырылган халыкара киңәшмә орган иде. Евгений Максимовичны гарәп дөньясында ничек кабул иттеләр – аны күрергә кирәк иде! Аңа сокланалар иде! Гарәп дөньясы кешегә карата тирән хөрмәте булмаса, болай гына берни дә әйтми дә, бәяләми дә.
Бүген, аның хатыны Ирина Борисовнаның, кызлары һәм оныкларының олы кайгысын уртаклашып, шуны әйтәсем килә, мин аларның гаиләдәге мөнәсәбәтләренең җылылыгын тою бәхетенә ирештем. Мин Ирина Борисовнага Евгений Максимовичны шулкадәр ярату белән саклавы, каравы өчен рәхмәтлемен. Кызганычка каршы, вакыт үзенекен ала, Евгений Максимович безнең арада юк инде, әмма бу күренекле кеше турында якты истәлек безнең күңелләрдә сакланыр.
Мин бүген махсус изге Рамазан аенда, әти-әниемә баш ию өчен, үземнең туган авылыма бардым. Әтиемнең, әниемнең туганнарымның каберләре янында булдым һәм күңелемне тутырган аларга булган рәхмәт хисләреннән моңсулык кичердем. Нәкъ менә шул мизгелдә миңа Евгений Максимовичның безнең арабыздан китүе турындагы хәбәр килеп иреште. Бу күп нәрсә турында сөйли. Шулай, мөгаен, иң изге кешеләр генә китәдер...”,- дип билгеләде Минтимер Шәймиев.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз