Казансу елгасында хай-дайвинг буенча финал ярышлары узды

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

Бүген Казансу елгасында 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатының хай-дайвинг буенча финал ярышлары узды. Хай-дайверлар Казансу ярында корылган 27 метрлы каланчадан сикерүләрдә медальләр өчен көрәштеләр.

Ярышларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар карады.

Спортчылар югары осталык дәрәҗәсе, матур һәм төгәл сикерүләр күрсәттеләр һәм трибуналардагы һәм Казансу яр буендагы тамашачылар аларны алкышларга күмде.

Ярышлар тәмамлангач, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең Суга сикерүләр буенча федерациясе президенты Алексей Власенко җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Пьедесталның иң югары баскычына британияле Гари Хант күтәрелде. Алтын медальне Мексика спортчысы Джонатан Паредес Берналь яулады. Бронза медальгә россияле Артем Сильченко лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International