Су спорт төрләре буенча FINA дөнья чемпионатын ябу тантанасы «Татнефть Арена» боз спорты сараенда узды. Казан тагын бер тапкыр теләсә нинди киңкүләм чараларны уздырырга сәләтле булуын исбатлады - бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанда Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатын ябу тантанасында чыгыш ясап, шулай дип белдерде.
"Олы спорт бәйрәме тәмамланып килә. Сез аны бик мавыктыргыч, онытылмаслык итүгә ирештегез. Спортчыларга гадел ярышулары, яңа рекордлар куйганнары өчен, тренерларга призерларны һәм чемпионнар әзерләгәннәре өчен рәхмәт", - дип мөрәҗәгать итте Россия Хөкүмәте Рәисе. Ул искәрткәнчә, бүген Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру эстафетасы Венгриягә тапшырылачак.
Россия беренче мәртәбә Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итте, анда 190 илдән килгән спортчы катнашты. Дмитрий Медведев ассызыклаганча: спортчылар аны раслады, бу – иң яхшысы.
«Сезгә шушы дәртегезне һәм спортта кайвакыт физик әзерлектән дә өстен була торган сугышчан характерыгызны саклауны телим. Су спорт төрләрендә әйтүләренчә - җиңел су сезгә!» - диде спортчыларга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе.
Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе белдергәнчә, бүген Казандагы Су спорт төрләре дөнья чемпионатының соңгы көне мондый турнирлар уздыру тарихындагы иң яхшы көннәрнең берсе булды.
«Казандагы дөнья чемпионаты азагына якынлашты, аның вакытында FINA тарихына иң кызыклы сәхифәләр язылды, - дип белдерде доктор Хулио Маглионе. – Аның спорт объектларының югары сыйфаты һәм тиңдәшсез кунакчыллыгы. Бу чемпионат FINA тарихында иң яхшысы булды».
«Рәхмәт, Казан, Татарстан, Россия! Бик зур рәхмәт һәм сау бул, Казан», - диде Хулио Маглионе урысча, трибуналар аны алкышларга күмде.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов су мундиален ябу тантанасында билгеләп үткәнчә, 2015 елгы Казандагы Су спорт төрләре дөнья чемпионатының җанатарлары Россиянең спортны яратуын күрсәтте.
Рөстәм Миңнеханов чемпионатны уздыруда Казанга күрсәтелгән ышаныч өчен Россия Федерациясе җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.
"Россия Президенты Владимир Путинга һәм Премьер-министр Дмитрий Медведевка бик зур рәхмәт. ФИНА гаиләсенә дә зур рәхмәт. Без шушы гаиләнең бер өлеше булдык, без - бергә. Берничә ел рәттән чемпионатка бергәләп әзерлек алып барган Россиянең Спорт министры, оештыру комитеты рәисе Виталий Муткога да рәхмәт", - диде ихластан Рөстәм Миңнеханов.
Ул чемпионатны әзерләүгә өлеш керткән барлык затларга, федераль, республика дәрәҗәсендәге структураларга, Казан муниципалитетына рәхмәтен җиткерде.
"Җанатарларга аерым рәхмәтем, Сез бөтен дөньяга Россиянең спортны яратуын күрсәттегез", - дип билгеләп узды Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.
2015 елгы Казандагы Су спорт төрләре буенча FINA дөнья чемпионатын ябу тантанасында Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, Россия Федерациясе Федерация Советы Дәүләт Думасы Рәисе, Бөтенроссия йөзү федерациясенең Иң югары күзәтү советы рәисе Сергей Нарышкин, Россия Спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.