Шулай ук беренче сыйныф укучылары букчасында “Болгар һәм Зөя буйлап балалар һәм ата-аналар өчен мавыктыргыч юл күрсәткеч” басмасы да урын алды. Әлеге басманы быел Татарстан тарихын популярлаштыру өчен ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, “Зөя утрау-шәһәрлеге” Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музее һәм «Татармультфильм» анимацион студиясе эшләде. “Болгар һәм Зөя буйлап балалар һәм ата-аналар өчен мавыктыргыч юл күрсәткеч” басмасы рус һәм татар телләрендә язылган. Басманың тиражы – 20 мең нөсхә.
Балалар әлеге басма буенча Болгар һәм Зөянең тарихи һәм мәдәни байлыклары белән танышачак. Башка басмалардан аермалы буларак, аның шәхси QR-коды бар, ул кәрәзле телефон ярдәмендә таныла һәм балалар юл күрсәтү басмасы өчен махсус интернет-порталга күчерә. Анда конкурслар, иҗади биремнәр биреләчәк, анда Болгар һәм Зөя һәйкәлләре турында мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Шулай ук балалар порталы социаль челтәр функциясенә дә ия, ул аралашу һәм тарихи һәйкәлләрне саклауда катнашу мөмкинлеге бирә. Балалар интернет-порталы 1 сентябрьдән эшли башлый.
Быел Татарстанда 39 мең 923 бала беренче сыйныфка бара. Аларның 8522 се хәйрия ярдәме алачак. Шулай ук 2-11 нче сыйныфка баручы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, инвалид ата-аналар белән яшәүчеләргә, инвалид балаларга да акция кысаларында ядәм күрсәтеләчәк.
Ел саен республикада меңнән артык предприятие һәм оешма, 500 дән артык коммерцияле структура һәм 300 дән артык шәхси эшмәкәр бу проектны чынга ашыруга үз өлешен кертә.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.