Минтимер Шәймиев Борис Посягинга бүләк тапшырды

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген газ тармагында 48 ел эшләгән, газ сәнәгатенең атказанган хезмәт ветераны Борис Сергеевич Посягинга республика дәүләт бүләге - "Фидакарь хезмәте өчен" медален тапшырды.
Ул 20 елдан артык, 2014 елга кадәр, "Газпром" Үзәк производство-диспетчерлык департаментын җитәкләгән һәм "Газпром" ҖАҖнең Татарстан Республикасы белән уңышлы хезмәттәшлек итүенә зур өлеш керткән.

Бүләкләү тантанасы «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ төп бинасының актлар залында узды, бүген анда "Газпром" ҖАҖ бүлендек җәмгыятьләре диспетчерлык хезмәтләренең Х киңәшмәсе башланды. Киңәшмә башланыр алдыннан «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков Татарстанның Беренче Президентына сүз бирде.

Минтимер Шәймиев үзенең сәламләү чыгышында киңәшмәдә катнашучыларны танылган "Газпром" корабленең штурманнары дип атады. "Сез барсын да үзегез эшлисез, табасыз, төзисез, аннары идарә дә итәсез, кешеләрнең көндәлек кенә түгел, ә бәлки секундлык ихтыяҗларын да канәгатьләндерәсез. Һәм барысын да вакытында эшләргә кирәк. Кулланучы, барысы да өзеклексез эшләсен өчен, нинди хезмәт, нинди түземлек, нинди интеллект кирәклеген белергә тиеш түгел. Сезнең җаваплы хезмәтегез үз эшегезгә тугры булуны таләп итә", - дип билгеләде ул.

"Ул үрнәк кеше, бу тармакның тарихи кешеләренең берсе. 50 елга якын бу тармакка хезмәт итеп, җаваплы участокны җитәкләп, барыбыз өчен дә хөрмәткә лаеклы кеше булып калу - менә бу тормыш, бу матур", - диде Минтимер Шәймиев Борис Посягинга медаль тапшырганда.

Борис Посягин Татарстан җитәкчелегенә хезмәтен югары бәяләүләре өчен рәхмәт белдерде.

Минтимер Шәймиев шулай ук "Газпром" ААҖ Үзәк производство-диспетчерлык департаментының хәзерге җитәкчесе Сергей Панкратовка "Татарстан Республикасының атказанган газ сәнәгате хезмәткәре" мактаулы исеме күкрәк билгесен тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International