Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының беренче сессиясендә катнашты
2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
Бүген Казан ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасының беренче сессиясе узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Киңәшмә башланганда Казанның сайлау комиссиясе рәисе Фәрит Гәрәев 13 сентябрьдә уздырылган муниципаль сайлауларга йомгак ясады. Казан шәһәре Думасы тулы составта 50 депутаттан формалашты.
Барлыгы өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасында “Бердәм Россия”дән 43 депутат, КПРФтан 3 депутат һәм “Гадел Россия”дән (“Справедливая Россия”) 3 депутат тәкъдим ителде.
Алга таба депутатлар Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы турындагы мәсьәләне карарга керештеләр.
Казан мэры постына өч кандидат күрсәтелгән иде. “Бердәм Россия” фракциясе шәһәр мэры Илсур Метшинны, “Гадел Россия” - фракция җитәкчесе Рушания Бильгильдиеваны, КПРФ - фракция җитәкчесе Алексей Серовны күрсәтте.
Кандидатлар чыгышыннан соң Минтимер Шәймиев сүз алды. Ул 2006-2015 елларда Илсур Метшин командасы җитәкчелегендә Казан ирешкән уңышларны билгеләде.
"Сез безнең башкаланы Россиянең иң яхшы шәһәре дәрәҗәсенә, дөнья шәһәрләре арасында көндәшлеккә сәләтлелек дәрәҗәсенә чыгардыгыз. Без сезне монда эшләр өчен сайларга тиеш. Мин башка кандидатларны да тыңладым, алар сезнең яхшы ярдәмчеләрегез булыр”,- диде ул Илсур Метшинга мөрәҗәгать итеп. Аның сүзләренчә, үзгәрешләр бик зур, ул тузган торакны бетерү, торак төзелеше, демографиядә уңай күрсәткечләр, торакны һәм социаль объектларны капиталь төзекләндерү һәм башка уңышлар турында сөйләде.
Яшерен тавыш бирү юлы белән Казан мэры вазифаларына Илсур Метшин сайлануы билгеле булгач, Минтимер Шәймиев тагын чыгыш ясады. Илсур Метшинга теләкләрен теләп,"Сезнең мөмкинлекләрегез зур, сез бик күпне эшли аласыз. Сез чираттагы срокка үзегезгә зур җаваплылык алдыгыз. Татарстанлылар киләчәктә дә уңышлар көтә", - диде.
Минтимер Шәймиев республикада 2030 нчы елга кадәр социаль-икътисади үсешнең төп күрсәткечләре билгеләнгәнен аерым белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә Татарстан Президенты һәм республика җитәкчелеге Татарстан Республикасы оешуның 100 еллыгын билгеләп үтү буенча программа билгеләргә тиеш. "Без республикабызның 100 еллыгын лаеклы каршы алырга тиешбез”, - дип белдерде ул.
“Эшләргә без өйрәндек, ләкин алда безне яңа югарырак үрләр көтә, аларны яулау шулай ук безнең көчебездән килә", - дип өстәде Минтимер Шәймиев.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз