Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев РФ ФҖ Федерация советы карарын шәрехләде
2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Россия 1” һәм “Россия 24” телеканалларына РФ Федераль Җыены Федерация советының Суриядә РФ Хәрби көчләрен файдалануга рөхсәт бирүе турындагы карарын шәрехләде.
“Россия Президенты Владимир Владимирович Путин һәрвакыт дөньяның әйдәп баручы державаларын террорчылык таралышына каршы көрәштә берләшергә чакырды. Бу Берләшкән Милләтләр Оешмасы трибунасыннан чыгыш ясаганда ачык яңгырады. Минемчә, АКШ Президенты һәм кайбер дәүләт җитәкчеләре белән булган очрашуларда, ул аларны акыллы чаралар файдалануны кичектерергә ярамавына ышандыра алды. Һәм чыннан да, без Суриядә гади халыкның һәлак булуын, Бөтендөнья мирасы булган ядкәрләрнең җимерелүен, бу илдәге сугыш белән бәйле булган күп начарлыкны күзәтәбез. Иң мөһиме - боевиклар үзләренең җәзасыз калачакларын белеп, көчлеләнә баралар. Минем уйлавымча, дөньяның әйдәп баручы дәүләт җитәкчеләре тарафыннан аңлашу табу, бераз соңарган булса да, бу дөрес хәрәкәткә беренче адым. Шул сәбәпле Федерация Советының илебез Хәрби көчләрен аннан читтә файдалануга рөхсәт бирүче карары үзен аклый. Чөнки безнең ил өчен дә, Суриядән заманча корал файдалану мөмкинлеге ераклыгында булган башка дәүләтләр өчен дә, куркыныч туды. Дөнья буйлап террорчылык таралмасын өчен, кыю һәм бердәм эш итү кирәк. Әгәр дә без көчләрне берләштерә алмасак, бөтен дөньяны озакка сузылган күңелсез хәлләр көтә. Бердәм көч һәм сәяси ихтыяр көче кирәк.
Мондый карарлар җиңел бирелми. Карар кабул ителгән, шуңа әйдәп баручы илләрнең җитәкчеләре Сүриядәге вазгыять буенча якынаю юлында булганда аны хупларга кирәк”, - диде ул.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз