Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Иван Белеков белән очрашты
2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Алтай Республикасы Дәүләт җыены - Әл Корылтай рәисе Иван Белеков һәм республиканың Язучылар берлеге рәисе Бронтой Бедюров белән очрашты. Алтай кунаклары Казанга бүген ачылган XI Халыкара төрки халыклар шигърияте фестивалендә катнашу өчен килде.
Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев катнашты.
Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, Алтай - бөтен төрки халыкларның ватаны, нәкъ шунда 552 елда борынгы төркиләр үзләренең беренче дәүләте - каганатны төзегән. Үзенең өч ел элек Алтайда булуын искә алып, ул Алтайның уникаль табигате безнең ил өчен генә түгел, ә бәлки бөтен дөнья өчен кыйммәтле байлык булуын ассызыклады.
Алтай Республикасы парламенты башлыгы Минтимер Шәймиевкә республикага даими ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
2016 елда Алтай Республикасы истәлекле дата - алтайлыларның Россия составына керүенә 260 ел тулуны билгеләп үтәчәге турында хәбәр итте ул һәм Минтимер Шәймиевне шушы бәйрәмгә чакырды.
Очрашу барышында республикалар арасында мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә мөмкин булган хезмәттәшлек юнәлешләре турында да фикер алыштылар.
Минтимер Шәймиев кунакларга "Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге" мәдәни-тарихи проекты һәм "Яңарыш" фондының эшчәнлеге турында сөйләде.
Иван Белеков һәм Бронтой Бедюров хәбәр иткәнчә, иртәгә һәм берсекөнгә алар Болгар һәм Зөягә барачаклар.
Шулай ук алар Казан Кремлендә, ТР Милли китапанәсендә булачак һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Зәңгәр шәл" спектаклен караячак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз