Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: ”Мансур Хәсәнов Татарстан тарихында тирән эз калдырды”
2015 елның 7 октябре, чәршәмбе
Бүген Казанның Арча кыры зиратында күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мансур Хәсәнов каберендә бюст ачу тантанасы узды.
Мансур Хәсәнов озак еллар партия һәм совет органнарында эшләде, Татарстан Министрлар Советы рәисе урынбасары һәм беренче урынбасары булды. Ул халык мәгарифе, сәнгать, сәламәтлек саклау, фән һәм мәдәният, физкультура һәм спорт, журналистика һәм иҗат берләшмәләре үсешенә бик зур өлеш кертте. 1992 елда Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты булды. Татар энциклопедиясе институтына низез салды, аның беренче директоры булды.
Бүгенге тантанага галимнең хезмәттәшләре, уллары һәм оныклары, туганнары, дуслары һәм танышлары җыелган иде. Тантанада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
"Мансур Хәсәнов Татарстан тарихында үзенең иҗаты һәм республикага хезмәте белән тирән эз калдырды. Бүген аның истәлеген ташта, сәнгать әсәрендә мәңгеләштерү – бу гомерлеккә", - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.
Минтимер Шәймиев бюстны булдыруда катнашучыларга, беренче чиратта Мансур Хәсәновның балаларына рәхмәт белдерде. “Сез, әтиегез сезне нинди итеп күрергә теләсә, шундый булдыгыз: яхшы күңелле, ата-ананы хөрмәт итүчеләр”, - дип билгеләде ул.
"Ул актив гражданлык позициясе һәм татар халкын яратуы белән аерылып торды. Без Мансур Хәсән улы белән бик яхшы мөнәсәбәттә идек. Бүген монда килүчеләр аның зирәклеген, яхшылыгын һәм киләчәккә карап эшләвен әйтә ала", - дип белдерде ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов.
Бюстның авторы - танылган скульптор, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге лауреаты Асия Миңнуллина үзенең скульптура өстендә эшләве турында сөйләде. "Портретта миңа Мансур Хәсәновның эчке халәтен бирү мөһим булды", - диде ул.
Мансур Хәсәновны озак еллар белгән һәм бергә эшләгән кешеләр дә аның күңелен тулысынча аңлап бетерә алмаганнардыр, дип билгеләде Минтимер Шәймиев.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Нүрсөя Шәйдуллина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз