Тантаналы чараны ачып, Татарстан Президенты, бүген иртән Лаеш районында сок җитештерү буенча яңа завод төзелешенә нигез салу тантанасы узганын искә төшерде. “Үз чималыңны тапшыру өчен бу яхшы мөмкинлек. Бүген агросәнәгать комплексы тулы циклга ия булырга тиеш: кырдан алып - кибет киштәсенә кадәр”, - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның катлаулы булуын билгеләде. “Кызганычка каршы, биш ел рәттән һава торышы шартлары шактый катлаулы булды һәм Марат Әхмәтов фаразлаган күрсәткечләр кайвакыт чынга ашмады. Шуңа карамастан, без 3,5 млн т бөртекле ашлык, 2 млн т шикәр чөгендере, 1,5 млн т бәрәңге, 1,8 млн т сөт алдык. Бу авыл хезмәтчәннәренең бик зур тырышлыгы”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексында эшләүчеләргә, шулай ук Татарстан шәһәрләрендә азык-төлек ярминкәләрен оештыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде.
“Сәяси вәзгыять халыкны продуктлар белән тәэмин итү буенча берникадәр авырлыкларга китерде. Без Татарстанның, үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һәм эшкәртү сәнәгатендә эшләүчеләрнең республика халкын иң югары сыйфатлы азык белән тәэмин итәрлек көче булуын күрсәттек. Бүген безнең республика куллануга караганда, күбрәк җитештерә. Бу тәҗрибәне башка төбәкләргә дә таратырга кирәк”, - диде ТР Президенты.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.