Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев республиканың Террорчылыкка каршы комиссиясе һәм Куркынычсызлык советының уртак утырышында катнашты
2015 елның 3 ноябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казан Кремленең Вәкиллек корпусының утырышлар залында ТРда Террорчылыкка каршы комиссиясе һәм ТР Куркынычсызлык советының уртак утырышы узды.
Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР Куркынычсызлык советы әгъзалары, муниципаль берәмлек башлыклары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре катнашты.
Көн үзәгенә Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен һәм иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чараларга кагылышлы мәсьәләләр куелган иде.
Утырышта катнашучылар ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин докладын тыңладылар. Аннан соң Казан муниципаль берәмлек башлыгы Илсур Метшин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдүс Нәфыйков чыгыш ясады. “Имин шәһәр” комплексын тормышка ашыруның барышы белән ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов таныштырды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов участок полиция хезмәткәрләре өчен АТК (административ-торак комплекс), җәмәгать тәртип саклау пунктлары төзелеше буенча эшләрнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, АТК төзелгән авылларда, анда яшәүчеләрнең сөйләве буенча, җинаятьчелекнең кимүе күзәтелә.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрына участок полиция хезмәткәрләренә торакны үзләре эшләгән участоктан бирү мәсьәләсен эшләп бетерергә кушты.
ТР Президенты шулай ук җәмәгать тәртибен саклауга Казанда халыкара спорт чараларында үзләрен уңай яктан күрсәткән волонтерларны да җәлеп итәргә тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, җәмәгать тәртибен саклау – ул уртак эш, һәм куркынычсызлык буенча мәсьәләләрне хәл иткәндә хакимият һәм җәмгыятьнең барлык институтлары катнашырга тиеш.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте, ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз