Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР Дәүләт Советында Татарстан Конституциясе көне һәм республика Конституция суды оештырылуга 15 ел тулу уңаеннан утырыш узды
2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә ТР Конституциясе көне һәм республика Конституция суды оештырылуга 15 ел тулу уңаеннан тантаналы утырыш узды.
Утырышны ачып, Илдар Халиков анда катнашучыларны Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 23 ел тулу уңаеннан котлады.
“Татарстан элеккеге СССР территориясендә беренчеләрдән булып бәйсезлек яулаган һәм Конституцияле булган төбәк санала. Без бик күпләр өчен үрнәк булдык, ә безнең Төп законның үзенчәлеге шунда, ул күп милләтләрне берләштерүгә иреште”, - дип билгеләде ТР Премьер-министры.
Илдар Халиков шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Конституция суды аппараты хезмәткәрләренә һәм судьяларга сәламен җиткерде.
"1922 елда Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү яңа дәүләтчелек булдыруда мөһим адым булды. Ул халыклар арасында тигезлек, социаль дөреслек урнаштырды. Конституция суды эшчәнлек дәверендә ул җитди юл үтте һәм үзен нәтиҗәле суд органы буларак күрсәтте", - диелгән иде анда.
ТР Конституция судының эшчәнлеге һәм тарихы турындагы фильмны караганнан соң, Илдар Халиков ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә сүз бирде.
“Безнең яңа Конституция, үзенең сәяси статусын, икътисади, социаль һәм мәдәни үсешен мөстәкыйль билгеләүдә республика халкының хокукын ныгытырга тиеш иде. Минемчә, яңа Татарстанны булдырганда бу безнең иң хәлиткеч адым булды”, - дип билгеләде ТР Дәүләт Киңәшчесе.
Минтимер Шәймиев сүзләренчә, Конституция суды бүген республикада бик кирәк. Гражданнарның шәхси, сәяси, мәдәни, социаль-икътисади һәм башка хокукларын яклау өчен Конституция судына мөрәҗәгать итүләре, аларның хакимиятнең бу тармагына ышанычын күрсәтә.
Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов үзенең чыгышында, Татарстан Конституциясенең республикада вакыт белән сыналган документ булуын билгеләде.
Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР юстиция министры Лариса Глухова, законлылык һәм хокук тәртибе буенча ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе Шакир Яһүдин, КФУның юридик факультет деканы вазифаларын башкаручы Лилия Бакулина чыгыш ясады.
Утырыш тәмамланганда бүләкләү тантанасы булды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз