Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унөченче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.

 

Утырышта төбәк юлларында зур йөк машиналарын йөртүнең нәтиҗәләрен тикшерү буенча эшче төркем булдырырга дигән карар кабул ителде. Бу тәкъдимне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кертте. ТР Президенты тәкъдиме буенча эшче төркем составына ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт автоинспекциясе, ТР Муниципаль берәмлекләр советы вәкилләре керәчәк.

 

Президиум парламентарийлар каравына 38 мәсьәлә, шул исәптән ТР законнарының 9 проектын һәм 23 федераль закон проектларын һәм РФ субъектлары закон чыгару җыеннарының закон чыгару инициативаларын кертте. Утырыш башында парламент комитетлары рәисләре карау өчен яңа мәсьәләләр кертте. Шулай итеп, ТР Дәүләт Советы утырышы көн үзәгенә 46 мәсьәләне куйды.

 

Утырыш барышында 2016 нчы елга республика бюджеты проекты икенче һәм өченче укылышта кабул ителде, аңа фикер алышулар нәтиҗәсендә 280 төзәтмә кертелде. Барлык төп республика программалары буенча финанслау тулы күләмдә сакланды. Бюджет турындагы закон имзалау өчен Татарстан Президентына юлланачак, басылып чыккач үз көченә керәчәк. Гадәттәгечә 2016 нчы елга республика бюджеты проекты белән бергә Дәүләт Советында Мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фонды бюджеты проектын да карадылар.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International