Бүген Россия Федерациясе салым органныры төзелүгә 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара С.Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин, Татарстан буенча ФСХ идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, салым хезмәте ветераннары һәм башкалар катнашты.
Михаил Мишустин тантанада катнашучыларны сәламләп билгеләп үткәнчә, аңа Казанда һәм бу залда булу бик күңелле. «25 ел эчендә сез күп эшләр башкардыгыз. Татарстан Республикасы буенча безнең идарә барлык проект идеяләребездә дә алда барды һәм барысын да сокланырлык итеп үтәде. Сезгә уңышлар, сәламәтлек, уйлаган гамәлләрегезнең тормышка ашуын телим һәм ветераннарга олы хөрмәтемне җиткерәм», - диде Михаил Мишустин.
Шулай ук Россия ФСХ башлыгы Татарстан Республикасы беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка рәхмәт белдерде. «Буарлык үткәрелгән экспериментлар платформасы бу кешегә бәйле», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, салым хезмәткәрләренә бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган традицион иртәнге киңәшмәдә аерым рәхмәт белдерелде.
«25 ел эчендә барысы да безнең күз алдында корылды. Мин дә сезнең белән бер бинада эшләдем. Бүген Татарстан буенча безнең салым хезмәте – илебездә иң яхшыларның берсе», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе ФСХ башлыгы Михаил Мишустинга да рәхмәт җиткерде. «Бүгенге күп кенә технологик хәл ителешләргә Сезнең хезмәт эшчәнлеге чорында нигез салынды», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте – бик җитди оешма, ул алдына куелган барлык бурычларны да үтәп бара. «Татарстанның бүгенге уңышында сезнең хезмәтнең һәм тырышлыкның урыны зур, - диде Татарстан Президенты. – Безнең бер генә социаль программа да, бер генә инвестицион проект та сезнең тырыш хезмәтегездән башка тормышка ашмас иде».
Аннары «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының 2 нче дәрәҗә медале белән Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин бүләкләнде. Үзенең чыгышында ул күрсәтелгән ихтирам өчен республика җитәкчелегенә һәм Россия Федерациясе ФСХнә рәхмәт белдерде.
«Татарстан Республикасы Дәүләт Советына, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, барлык министрлыкларга һәм ведомстволарга, муниципаль берәмлекләргә уңышлы уртак хезмәтебез өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Хокук саклау органнарына һәм күзәтчелек органнарына рәхмәт, алардан башка нәтиҗәле контроль эше мөмкин булмас иде», - диде Марат Сафиуллин.
Салым хезмәткәрләрен юбилей датасы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та котлады. Ул Россия Федерациясе ФСХ башлыгы Михаил Мишустинга аерым рәхмәт белдерде.
Аннары аеруча уңышларга ирешкән салым хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Россия Федерациясе Финанс министрлыгы бүләкләре тапшырылды. Ә Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Россия салым органнарына 25 ел» юбилей медальләренә лаек булды.
Тантананы бәйрәм концерты дәвам итте.