Бүген Болгарда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев үзәк дини оешма җитәкчеләре – Болгар ислам академиясен оештыручылар белән очрашты: Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов.
Очрашу алдыннан кунаклар булачак академия бинасының урнашу урынын карадылар. Быелгы елның октябрь аенда Ак мәчет артындагы сул як территориядә бина төзелеше турында карар кабул ителгән иде.
“Быелгы Мәүлид ән-нәби тарихи мизгел белән әһәмиятле, без борынгы Болгар җирендә ислам академиясен булдыру турында тарихи карарны гамәлгә ашыра башлыйбыз. Ул илебез җитәкчелеге тарафыннан хупланды һәм бик зур дөньяви әһәмиткә ия”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.
Ул искә төшергәнчә, 2015 елның 4 ноябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның “Болгар ислам академисен булдыру һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында” Указы имзаланды, аның нигезендә рәсми рәвештә беренче нигез ташын салу тантанасын 2016 елның 21 маенда – Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми төстә исламны кабул итү көнендә уздыру планлаштырыла.
“Татинвестгражданпроект”ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов академия бинасының проектын тәкъдим итте.
Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрык институты директоры Рамил Хәйретдинов, “Грань” ҖЧҖ төзелеш компанияләре төркеме генераль директоры Леонид Анисимов катнашты.