Бүген Казанда “Ел җитәкчесе-2015” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Бу бәйрәм чарасы “Корстон” КСККда булды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль идарәләре, муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, “Ел җитәкчесе” 15 нче мәртәбә уздырыла. Ул билгеләп үткәнчә, быел конкурс комиссиясе каравына меңләгән гариза кергән, бары тик 26 кеше генә истәлекле бүләккә лаек булачак.
“Быел әһәмиятле вакыйгалар күп булды. Без 75 балалар бакчасы, 70тән артык ФАП, дистәләгән авыл клубы төзедек, йөзләгән километр юл салдык һәм башкалар. Берничә республика проекты гамәлгә ашырылды: бу –двигательләр заводы да, вертолётлар заводында җитештерүне яңарту да, “Алабуга” МИЗда предприятиеләр дә, “ТАИФ”ның Түбән Кама проекты да, Казан авиация заводы базасында ТУ-160 самолётларын торгызу да. Моннан тыш, без федераль округтагы иң эре салым түләүче дә”, - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген Татарстанда инвесторларны җәлеп итү һәм алар белән эшләү буенча яңа алымнар актив әзерләнә. Шуңа да карамастан, республика предприятиеләре төп база булып кала бирә. “Бу залда предприятиеләребез җитәкчеләре җыелган. Мин сезгә уртак эшебез өчен рәхмәт әйтәсем һәм киләчәк елның уңышлы булуын телисем килә. Бергә булыйк, – дип белдерде ул. – Минемчә, моннан да кыенрак заманнар булды. Без бит бирешмәдек. Бүген дә шундый тотрыклы булырга тиеш без”.
Аннары Рөстәм Миңнеханов “Ел җитәкчесе – 2015” конкурсы лауреатларын бүләкләде.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков сүз алды. Ул искәрткәнчә, 2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Мондый аз вакыт эчендә республикада 140тан артык яңа яшел ял итү зонасы барлыкка килер дип уйламаган да идек, диде Илдар Халиков.
“Бу, чыннан да, бөтен халык эшенә әверелде. Монда вәкилләре булган һәр предприятие мөһим социаль проектка үз өлешен кертте. Еш кына җитәкчеләр үзләре үк планнарны үзгәртеп кордылар, брусчаткалар,эскәмияләр тибын алмаштырдылар”, - диде ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренчә, иң күңеллесе көзен – республика буйлап яңа парклар һәм скверлар ачылганда булды.
Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры парклар территорияләрен реконструкцияләүдә актив катнашучы предприятиеләр җитәкчеләренә сертификатлар тапшырды.
Аннары сәхнәгә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш”Республика фонды Попечительләк советы рәисе Минтимер Шәймиев чыкты. Ул билгеләп үткәнчә, бүген бүләкләнүче җитәкчеләр Татарстан горурлыгы булып тора. Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, тантанада катнашучының һәрберсе республиканың изге урыннарын торгызуга үзеннән зур өлеш кертә.
“Яңарыш” фонды оешуның беренче көненнән үк кешеләр бу проектны үзләренең газиз эшләре итеп кабул иттеләр. Мин халкыбыз алдында, җитәкчеләребез алдында баш иям. Моны сез башкарып чыктыгыз, бу – бөтендөнья, Россия һәм Татарстан масштабындагы казаныш. Рәхмәт сезгә!”, - диде ул.
Соңыннан Минтимер Шәймиев предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә Хәйриячеләр китабының алтынчы томын һәм “Яңарыш”республика фондының рәхмәт хатларын тапшырды.
“Яңарыш” фондының бүләкләрен алучылар: РФ Дәүләт Думасы депутаты Евгений Гришин, Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, “Татнефть” ҖАҖ генераль директоры Наил Маганов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “АК БАРС” БАНК ААҖ Директорлар советы рәисе, “Связьинвестнефтехим” ААҖ генераль директоры Валерий Сорокин, “Лукойл” ҖАҖ вице-президенты, “РИТЭК” ААҖ генераль директоры Николай Николаев, “Казан мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе” ААҖ генераль директоры Дамир Кәримуллин, “Серго ис. завод” җитештерү берләшмәсе ААҖ генераль директоры Радик Хәсәнов, ТРның Әлки районы башлыгы Александр Никошин, ТРның Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, ТРның Чирмешән районы башлыгы Фердинант Дәүләтшин, ТРның Спас районы башлыгы Камил Нугаев.