Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының X cъездында катнашты

2015 елның 25 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының унынчы съезды «Корстон» КСККда (Казан) узды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм башкалар катнашты.

Съездда муниципаль берәмлекләрдән барлыгы 955 делегат катнашты.

Төп докладны Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров чыгыш ясады, ул чыгышында республика муниципаль берлекләренең мөһим проблемаларына кагылды.

“Ышанып әйтергә була, Татарстан Республикасында муниципаль хакимият ныклап урнашты”, - диде Минсәгыйт Шакиров.

Ул катнашучыларның игътибарын Татарстанның шәһәр һәм авыл җирлекләрендә башлыкларның еш алмашуына, урыннарда гидротехник корылмаларның муниципаль милеккә рәсмиләштерү, республиканың кайбер районнарында терлек саны кимү мәсьәләләренә юнәлтте, шулай ук милләтара һәм диниара татулыкны ныгыту мәсьәләләренә, республика шәһәрләрендә һәм авылларында этникара мөнәсәбәтләрне профилактикалау эшенә тукталды.

Минсәгыйт Шакиров шулай ук җирле бюджетлар үтәлеше турында (11 ай эчендә – 93,9%), салым һәм салым булмаган керемнәрнең арту темплары турында сөйләде.

Минсәгыйт Шакиров шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка 2015 елда планлаштырылган барлык социаль программаларның, аеруча – авыл җирендә гамәлгә ашырылуы өчен рәхмәт белдерде.

Законнардагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының унынчы съездында Совет атамасына үзгәреш кертелде. Ул хәзер “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе дип аталачак

Аннары депутатлар Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчелеген сайлау буенча тавыш бирделәр. Съезд башланганчы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре делегацияләре вәкилләренең киңәшмәсе узган иде, анда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе урынына Минсәгыйт Шакиров кандидатурасы күрсәтелгән. Бу кандидатураны яклап, съезддагы депутатларның барысы да тавыш бирде.

Йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

“Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы съезды - без ел саен очрашып, проблемалар һәм яңа бурычлар турында фикер алышу өчен бик яхшы мәйданчык. Катлаулы ел булуга карамастан, без аны лаеклы төгәллибез. Төбәк тулай продукт күләмен 1,8 трлн. сум күләмендә көтәбез. Сәнәгать җитештерүе күләме – 1,85 трлн. сум. Төп капиталга инвестицияләр 560 млрд. сум тәшкил итәчәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Узып баручы 2015 елның иң мөһим вакыйгасы буларак, Рөстәм Миңнеханов, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулуны атады. Бик күп чаралар уздырылды, без һәр ветеран белән эшләдек, мемориаль комплекслар һәм һәйкәлләр тәртипкә китерелде, диде ул.

Республика социаль программаларын гамәлгә ашыруга килгәндә, 2015 елда республикада 76 яңа балалар бакчасы төзелде, 162 универсаль спорт мәйданчыклары, 42 авыл клубы булдырылды, 1029 күп фатирлы торак йорт, 28 яшүсмерләр клублары, 14 җәйге сәламәтләндерү лагерьлары капиталь төзекләндерелде, дип искә төшерде Рөстәм Миңнеханов.

Муниципаль берәмлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов, миграцион сәясәт өлкәсендә җитди эшләргә чакырды. Аның сүзләренчә, бүген республикада ныклап урнашкан төп конфессияләрне тоту бик мөһим, дини җирлектә килеп чыккан теләсә нинди агрессияне кискен бетерергә кирәк.

Чара тәмамланганда Татарстан Республикасы Президенты республика муниципаль берлек вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International