Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында "ВИНАЖ Продакшн" яшь татар кинематографчылары төшергән "Вера" ("Иман") документаль фильмын күрсәтүдә катнашты.
Фильмны шулай ук Мәскәүдәге татар һәм дини җәмәгатьчелек вәкилләре дә карады.
"Вера" ("Иман") документаль фильмы (52 минутлык) хәзерге заман геройлары турында. Аерым алганда, фильмның бер эпизоды Татарстан Республикасының беренче президенты - ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка багышланган.
Татарстанның беренче президенты Татарстан территориясендәге һәр традицион динне саклау һәм аңа динне күрсәтү өчен күпме көч куелганы турында бәян итте. Православие гыйбадәтханәләре төзекләндерелде, синагогалар ачылды, мәчетләр реставрацияләнде. Минтимер Шәймиев фильмда перестройкадан соңгы җитди заманда гасырлар буе сакланган дус-тату мөнәсәбәтләр гадәтләренең ярдәм иткәнен ассызыклады.
Тормышлары үрнәк итеп куелган әсәрдәге төп геройлар арасында - Россия Герое Ильяс Дауди.
Фильмда татарстанлылар турында да сөйләнә - Көньяк полюсны яулап ала алган дайвингчылар. Алар белемнәре, яшьләре һәм диннәре буенча төрле кешеләр булганга, Антарктидага Корьән, Тәүрат һәм Казан Изге Ана иконасын алып барганнар. Бу - фильмда авторлар ассызыклаган толерантлыкның тагын бер яхшы үрнәге.
Документаль лентаны карагач, Рөстәм Миңнеханов тагын бер кат ассызыклаганча, бүген мондый хәзерге заман геройлары турында сөйләүче фильмнар бик кирәк - яшь россиялеләрне патриотлар итеп тәрбияләү, ватаннарын яратырга өйрәтү өчен.