Минтимер Шәймиев: “Чынлап та хокукларны үз кулларына алдылар”

2016 елның 4 марты, җомга

Бүген Казанда, Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Конкурсны оештыручы – “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы. Проектның партнерлары арасында ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил бар.

“Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, сезне 8 нче март бәйрәме белән котлыйм, дип башлады чыгышын Татарстан Президенты. – Без, мөгаен, хатын-кызларыбызның дәүләттә, республикада һәм һәр гаиләдә тоткан урынын һәрвакытта да бәяләп бетерә алмыйбыздыр. Хатын-кыз – ул иң беренче чиратта гаилә нигезе, ә гаилә исә – дәүләт нигезе. Бүген бу залда республикабызның иң яхшы хатын-кызлары җыелган: сез әниләр дә, җәмәгать эшлеклеләре дә, уңышлы бизнес вәкилләре дә. Без сезнең алда башыбызны иябез һәм сезгә зур рәхмәтбезне белдерәбез!”

 “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” республика конкурсы 10 номинациядә уздырыла. “Хатын-кыз – ана” номинациясе ярышлары балаларын тәрбияләүгә намуслы каравы белән киң җәмәгатьчелек ихтирамын казанган хатын-кызлар арасында уздырыла. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Хатын-кыз – ана” номинациясендә җиңүчеләргә конкурс дипломы, җиңүче тасмасы һәм чәчәк бәйләмнәре, шулай ук көнкүреш техникасына бүләк-сертификат, гаиләнең кече яшьтәге әгъзаларына ноутбук тапшырды.

Бу номинациядә гаиләгә тәрбиягә алган балаларын үстергән күп балалы аналар җиңүче булды, шулардан: Фирдания Мөҗипова (Азнакай районы), Марина Ионова (Биектау районы), Софья Краснова (Бөелмә районы).

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ана капиталын алуга ике йөз меңенче юбилей сертификатын Казаннан Оксана Пронягинага тапшырды.

Кунаклар һәм тантанада катнашучылар өчен республика, Россия һәм халыкара иҗат конкурслары лауреатлары булган балалар концерт номерлары күрсәттеләр.

“Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”, “Хатын-кыз – галимә”номинацияләрендә җиңүчеләргә дипломнарны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тапшырды.

“Бер гасыр элек дөньяның хатын-кызлары үз хокуклары турында белдереп, ир-атлар белән тигезләште. Мин гомумән Россия һәм Татарстан хатын-кызларын аерып күрсәтәсем килә. Чынлап та хокукларны үз кулларына алдылар бит! Чөнки хокукларга ия булганнан бирле, әле беркайчан да 8 Март хөрмәтенә 4 көн рәттән бәйрәм иткән юк иде. Алда нәрсә буласын фаразларга кыймыйм”, - дип шаяртты ул.

“Кризис булуга карамастан, сезнең йөрәкләрнең җылысы, сезнең тәэсирегез белән Россия шартларында кыш та йомшарды”, - дип дәвам итте ТР Дәүләт Киңәшчесе.

“Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә Актаныш муниципаль районыннан “Камские зори” ансамбле җитәкчесе Лилия Фәтхуллина, Татарстанның халык артисткасы, опера җырчысы Альбина Шаһиморатова, Азнакай муниципаль районы “Маяк” газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Кәримова, Баулы районы “Балалар сәнгать мәктәбе” директоры Зөлфия Таһирова, Әлмәт районы “Нефтьче” мәдәният сарае хормейстеры Галина Бибанина җиңүче дип танылды.

“Хатын-кыз – галимә” номинациясендә “ТатНИПИнефть” институты лабораториясе мөдире Гүзәл Петрова, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасы мөдире Гүзәл Ситдыйкова җиңүче булды.

“Өченче буын героинясы” номинациясендә җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. “Алар безнең җәмгыятьнең үзенчәлекле кешеләре, яхшы вакытларны гына түгел, бәлки авырлыкларны да үз җилкәләрендә кичергәннәр. Кызганычка каршы, мондый бәйрәм елга бер генә үткәрелә. Без, ир-егетләр, сезгә көн саен бәйрәм ясыйбыз дибез, әмма, эш, көндәлек мәшәкатьләр белән килеп чыкмый, моның өчен гафу итегез. Бүген без сезне ихлас күңелдән матур бәйрәм белән котлыйбыз”, - диде ул.

Парламент башлыгы ТР Чистай районының территориаль иҗтимагый советы җитәкчесе Мария Есиповага, ТРның Арча районы пенсионеры Рая Фәтхуллинага, “Радиоприбор” ААҖ генераль директорының социаль мәсьәләләр һәм элемтәләр буенча ярдәмчесе Мәүсилә Яруллинага һәм ТР прокурорының әнисе Мәмдүдә Бикбулатовага бүләкләр тапшырды.

“Хатын-кыз – лидер”, “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинацияләрендә җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, “Мәрхәмәт” депутат-хатын-кызлар берләшмәсе вәкилләрен ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, “Язмышым – һөнәрем” “Хатын-кыз – бизнес-леди” номинацияләрендә җиңүчеләрне ТР профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк” һәм “Ир-ат – лидер” номинацияләрендә җиңүчеләрне “Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы рәисе, “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева бүләкләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International