Бүген, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган көнне, Казанда Г. Тукай исемендәге скверда язучының һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Татар әдәбияты классигын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, ТР министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре искә алды.