Минтимер Шәймиев Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасында катнашты

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узды.

Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, республика җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.   

Тантана кунакларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов, бүген  Татарстан өч зур вакыйганы - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны, Туган тел көнен һәм Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясен тапшыруны билгеләп үтә, дип белдерде.

“Милли традицияләрне һәм телне саклап калу мәсьәләләренә бүген аерым игътибар бирелә. Бу өлкәдә безнең эшебез күп әле. Шуңа күрә мондый чаралар уздыру татар халкы өчен зур әһәмияткә ия”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты. 

Алга таба Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясенең 2016 елгы лауреатларын бүләкләде.

Премия шамаильләр циклы, Г.Тукай шигырьләреннән ләүһләр (гарәп имлясы белән рәсемнәр) һәм Казан шәһәренең “Ярдәм” мәчете һәм Татарстан Республикасы Түбән Кама районының Шәңгәлче авылы мәчете дизайны өчен (гарәп каллиграфиясе) Нәҗип Исмәгыйлевка тапшырылды. 

Язучы Газинур Моратов “Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар” (“Птичьи права: стихотворения и поэмы”) китабы өчен дәүләт бүләгенә лаек булды.  

Премия шулай ук “Болгар цивилизациясе. Мең елларга сузылган юл” киң мәйдандагы сәнгати экспозиция инсталляциясен төзегән өчен авторлар коллективына бирелде. 

Рөстәм Миңнеханов барлык лауреатларны да котлады һәм аларга нык сәламәтлек һәм иҗатларында уңышлар теләде. Шуннан соң бәйрәм концерты булды.

Сәхнәдә Габдулла Тукай шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Бәйрәм тәмамланганда артистлар һәм тамашачылар залда аягүрә “Туган тел” җырын башкардылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International