Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә “Сугышчы рухы. Скифлардан - Алтын Урдага кадәр” күргәзмәсендә булды

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы  Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев быел февраль аенда “Казан Кремле” музей-саклаулыгының Туп сарае музеенда ачылган  “Сугышчы рухы. Скифлардан - Алтын Урдага кадәр” күргәзмәсендә булды. Экспозициядә  Краснодарск краеның Шабанов халык музее җыелмасыннан - кораллар, билбаулар, купшы итеп бизәлгән ат кирәк-яраклары, хәрби көнкүреш походы  әйберләре, бизәнү әйберләре, эш кораллары бар.

Экспозиция буйлап экскурсияне, коллекционер Андрей Мишенькин катнашында, күргәзмәнең фәнни җитәкчесе,ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты баш фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов алып барды.

Күргәзмәдә шулай ук Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Чехиянең Масарик исемендәге Сәнгать академиясенең шәрәфле әгъзасы Валерий Блохинның график картиналары урын алган. Александр Бочкарев тарафыннан башкарылган реконструкцияләнгән сугышчылар сыннары куелган.

ТР Дәүләт Киңәшчесе күргәзмәне югары бәяләде, ул танып-белүгә ярдәм итеп кенә калмый, ә бәлки теләсә нинди яшьтәгеләр өчен мавыктыргыч һәм кызыклы да, диде.

“Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева Минтимер Шәймиевне Туп сарае музее бинасы белән таныштырды. Башта монда XVIII гасырда металл кою цехы урнашкан, соңрак  офицерлар өчен торак, солдатлар ашханәсе булган. 2014 елда бинаны реставрацияләгәннән соң, монда күргәзмә проектлары гамәлгә ашырыла башлый, музейның үз экспозициясе булдырыла.

Минтимер Шәймиевкә бинаның кирпечтән эшләнгән иске стеналы эчке архитектурасы һәм иркен галереясы ошады, монда күргәзмәләр генә түгел, бәлки төрле чаралар да уздырырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International