Бүген Җиңү көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Казанда Җиңү паркындагы Дан мемориалында Мәңгелек ут төбенә чәчәкләр салдылар.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Җиңү паркына килеп җитүгә, Рөстәм Миңнеханов һәр ветеранны һәм республика яшьләр оешмаларын котлады.
Дан мемориалында Мәңгелек утка чәчәкләр китерү тантанасында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады, һәлак булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Шуннан соң республика җитәкчелеге Аналар һәм тол хатыннар монументына юл тотты. Анда салмак музыка астында аналарга багышланган, аларга мәдхия булып яңгыраган шигырь укылды. Ак, кызыл чәчәкләрдән төзелгән композицияне Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев белән берлектә, монументка куйганнан соң, Ана һәйкәле каршында баш иеп торды.
Диңгезче формасыннан булган кадетлар “Казан” су асты атом көймәсе фонында ветераннар белән фотога төштеләр.