Минтимер Шәймиев Россиянең VI Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары форумында катнашты

2016 елның 1 июле, җомга

Казанда 29 июньнән 2 июльгә кадәр Россиянең VI Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары форумы уза, анда Россиянең 25 төбәгеннән 250 вәкил катнаша. Алар арасында зур махсуслаштырылган һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлар бар.

Бүген “Корстон” комплексы мәйданчыгында Форумның пленар утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россиянең Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның тышкы коммуникацияләр бүлеге башлыгы Рамазан Альпаутов (Мәскәү), ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, РФ Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет президиумы әгъзасы, РФАнең Этнология һәм антропология институты директоры урынбасары Владимир Зорин, Этникара журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге (Мәскәү), Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов чыгыш ясадылар.

Утырышта ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Министрлар Кабинетының ТР халыклары телләрен үстерү һәм мәдәнияте идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан Республикасы халыклары дуслыгы йорты” директоры Ирек Шәрипов катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә Айрат Зарипов, форумның төп максаты – милли һәм төбәк ММЧның үсеш перспективалары һәм заманча торышы турында фикер алышу, дип искә төшерде. Ул форумда катнашучыларга нәтиҗәле тәҗрибә алмашуны теләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев үзенең чыгышын мәдәни-тарихи мирасны саклау мәсьәләләренә багышлады. Аерым алганда, ул Казан Кремлен төзекләндерүне, Кол Шәриф мәчетен төзүне һәм Кремльдә Благовещенск Соборын реставрацияләүне, “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” проекты турында мисаллар китерде.

Минтимер Шәймиев, Татарстанда мөселман һәм православие мәдәниятенең рухи хәзинәләрен үстерүгә тигез игътибар бирелә, дип ассызыклады.

“Кешеләргә мондый гаделлек ошый, беркем дә үпкәләми, хәзерге дөньяда бу аеруча мөһим”, -дигән ышаныч белдерде ул.

Минтимер Шәймиев шулай ук соңгы көннәрдә ММЧда бик актив фикер алышу барган Ирина Яровая һәм Виктор Озеровның “террорчылыкка каршы пакет” законнары турында да сөйләде. Аның фикеренчә, бу закон проектын депутатлар, халыкка берни дә аңлатмыйча, ашыгып кабул иткәннәр.

“Без барыбыз да террорчылыкка каршы. Ләкин, халыкка әһәмиятле булган әйберләрне аңлатырга кирәк. Мондый очракларда бер тапкыр аңлату да җитә. Ничек килеп чыкты: закон кабул ителә, ә җәмгыятьтә шундый реакция. Әгәр аңлаешлы итеп язсалар, киресенчә, закон чыгаручыларга карата халыкта ышаныч туар иде”, - дип йомгаклады ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Бу чара “Эшче һөнәрләрнең һәм инженер белгечләрнең дәрәҗәсе” дигән III журналист Премиясе лауреатларын бүләкләү белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International