Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанның Иске Аракчино поселогындагы Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә булды. Бу гыйбадәтханә ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, рәссам-монументалист Илдар Ханов (1940-2013) тарафыннан төзелгән.
Барлык диннәр гыйбадәтханәсе үзендә төрле диннәр, мәдәниятләр һәм халыкларның туганлыгын һәм бергә тыныч яшәвен гәүдәләндергән бердәнбер архитектура комплексы булып тора.
Илдар Ханов Барлык диннәр гыйбадәтханәсен 1970 елларда В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, әти-әнисенең агач йорты җирлегендә төзи башлый. Ул бу гыйбадәтханәне гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗат итә.
Минтимер Шәймиев республика хакимиятенең дәүләт һәм муниципаль органнары вәкилләре белән бергә бинаның архитектурасы белән җентекләп танышты, картиналар галереясендә, күргәзмәләр залында, китапханә һәм Илдар Хановның остаханәсендә булды.
Нәтиҗәдә, ТР Мәдәният министрлыгына күренекле һәм абруйлы экспертлар белән бергә, Илдар Хановның илебез һәм дөнья сәнгатен үстерүгә керткән өлешен, аның иҗади мирасын саклау һәм популярлаштыру максаты белән өйрәнергә, гыйбадәтханәнең сәнгати-мәдәни һәм архитектура кыйммәтен билгеләргә тәкъдим ителде.