Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ИКОМОС (Халыкара һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау советы) эксперты, Европа советы эксперты, профессор, Демокрит исемендәге Университет докторы, архитектура тарихчысы Алкивиадис Препис белән очрашты.
Алкивиадис Препис эксперт буларак православие мәдәнияте ядкәрләре буенча махсуслашкан, нигездә Балкан төбәге чиркәүләрен тикшерүдә катнаша, православие һәм ислам мәдәниятләре хезмәттәшлеген шактый ачык күзаллый. Профессор Препис соңгы елларда берничә тапкыр Казанга фәнни конференцияләрдә катнашу өчен килгән.
Алкивиадис Препис бу килүендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты - Казан Кремле зонасында булган Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу урынын тикшерәчәк.
Минтимер Шәймиев аңа 1930 елларда җимерелгән Казан Изге Ана иконасы соборын урынында “Яңарыш” фонды ярдәмендә фундаментын ачу һәм чистарту, алдагы торгызу эшләренә әзерлекнең башкарылуы турында хәбәр итте.
ТР Дәүләт Киңәшчесе профессор Преписка Зөядәге Успение соборының бөтендөнья универсаль кыйммәтен формалаштырудагы ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Ул кунакка “Яңарыш” фонды шөгыльләнә торган Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу буенча яңа проект турында җентекләбрәк сөйләде.
“Мондый эшләр өчен безнең тәҗрибәбез бар, шуңа күрә бу проектның уңышлы булуына шик юк”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.
Алкивиадис Препис Минтимер Шәймиевкә Казанга чакыруы өчен рәхмәт белдерде. “Мин Казанда үземне бик яхшы хис итәм һәм үземне сезнең илегезнең дусты дип саныйм. Монда мин ихлас күңелдән эшлим. Сезнең белән хезмәттәшлек яхшы нәтиҗәләр бирде. Миңа ЮНЕСКО өчен Зөя буенча бәяләмә әзерләү тапшырылды. 2014 елда безнең оешма тарафыннан бирелгән тәкъдимнәрне дөрес аңлагансыз, исәпкә алгансыз, һәм башкаргансыз. Сезнең экспертлар чынлап та югары дәрәҗәдә һәм шуңа да безнең хезмәттәшлек уңышлы булды. Успение соборы буенча номинация бик яхшы ясалган”, - дип билгеләде ул.
Минтимер Шәймиев белән Алкивиадис Препис Успение соборындагы реставрация эшләре һәм хәзерге вакытта ТР Сынлы сәнгать музеендагы Зөя иконаларының даими экспозициясен булдыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашуда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетыгың фәнни эшләр буенча
проректоры, ЮНЕСКОның Идел буе бүлеге кафедрасы җитәкчесе Рафаэль Вәлиев катнашты.