Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында һәм Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында булды.
Минтимер Шәймиев беренче тапкыр Симуляцион һәм имитацион белем бирү үзәгендә булды. Институт җитәкчеләре һәм профессорлар белән аралашып, ул сәламәтлекне саклауның бөтенләй яңа системасын формалаштыруның төп элементы буларак университет клиникасын үстерү кирәклегенә игътибар бирде.
"Көнбатышта барлык алдынгы технологияләр кешеләргә университет клиникалары аша килә. Бүген мин безнең университетта да яхшы перспективалар күрәм. Кыска гына вакыт эчендә бу актуаль фәнни уку юнәлеше дөнья дәрәҗәсендәге җиһазлар белән тулыландырылды. Алга таба да аны үстерергә кирәк", - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.
Аның фикеренчә, бу уникаль инфраструктура һәм университетның әйдәп баручы галимнәре башкалар тәҗрибәсен генә өйрәнеп калмыйча, үз тәҗрибәсе белән дә уртаклаша ала.
Лаборатория корпусында КФУ ректоры Илшат Гафуров хәзер университетның медицина кластерында эшләнүче проектлар турында сөйләде. Классик университетның төп өстенлеге - институтларның күп юнәлешле булуында. КФУда һәр өлкәдән диярлек белгечләр табарга була, бу уртак нәтиҗәгә ирешү өчен көчләрне берләштерү мөмкинлеген бирә.
Уртак нәтиҗәгә ирешү өчен берләшүнең әһәмияте турында Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында да сөйләштеләр. Монда сүз татар телен, милли мәдәният, тарих һәм гореф-гадәтләрне саклап калу турында барды. Татар филологиясен меңләгән студентлар өйрәнә, ә күптән түгел ачылган Татаристика югары мәктәбе катнаш юнәлешләр - филология, тарих, археология һәм культорологияне бердәштереп, бу эшне ныгытырга тиеш.
Бу темага сөйләшүне Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында да дәвам иттеләр. Тарихчылар Татарстан Дәүләт киңәшчесенә милли мирасны өйрәнгән вакытта филологлар һәм тарихчыларның хезмәттәшлек традицияләре турында сөйләделәр. "Бу хакта күбрәк сөйләшергә кирәк. Сезнең нинди нәтиҗәләргә ирешүегез турында барысы да белергә тиеш", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Бүгенге очрашуда катнашучылар татар телен саклап калу һәм үстерү турында фикер алышуны түгәрәк өстәл артында дәвам итү кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.