Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Су саклау зоналары кысаларында “Аккош күле” урман паркын реновацияләү һәм төзекләндерү эшләрен тантаналы рәвештә башлап җибәрде.
Бу чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Казаноргсинтез” ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, республиканың министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.
“Аккош күле” урман паркын реновацияләү һәм төзекләндерү процессын башлап җибәреп, Рөстәм Миңнеханов бу эшләрнең әле узган ел ук планлаштырылган булуын әйтте.
“Бу проект биредә булган күлләрне, киңлекләрне торгызу. Проект эшләрен башкаручы проектлаучыларга, экологларга зур рәхмәт, аларны тәмамларга кирәк әле. “ТАИФ” компанияләр төркеменә керүче “ТАИФ” ААҖ, “Казаноргсинтез” ГАҖ га рәхмәтлемен, алар бу программаның төп өлешен тормышка ашырачак. Шулай ук предприятие, оешмаларны, хосусый бизнес вәкилләрен чакырам. Чөнки “Аккош күле” кебек уникаль табигать күренеше башка юк. Киләсе елда биредә күлләр пәйда булыр дип ышанам. Без биредә булган барлык күлләрне торгызырга һәм территорияне тәртипкә салырга ниятлибез. Моңа шактый вакыт китәчәк. Әмма бу җир башкалада яшәүчеләр һәм кунакларның иң яраткан ял урыны булып дип уйлыйм”, - дип белдерде Татарстан Президенты.
“Алда җитди эш тора. Бүген Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, “Аккош күле” Казанлыларның иң яраткан ял итү урыны булсын өчен, безнең барыбызга да, предприятиеләргә дә барысын да тәртипкә китерү өчен тырышырга кирәк”,- дип билгеләде Альберт Шиһабетдинов.