Төзелеш комплексы бүген - республика икътисадый үсешенең нигезе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Пирамида" комплексында үткән Төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм чарасында белдерде.
Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе төзелеш һәм ТКХ министры вазыйфаларын башкаручы Леонид Ставицкий,ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук төзелеш компанияләре җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башкалар катнашты.
Төзелеш тармагы безнең республика өчен дә, республикадан читтә дә, гомумән илебездә гаять мөһим урын били, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, теләсә нинди территория үсеше перспективалары аның инвестицияләр өчен уңай булуы белән билгеләнә. Татарстан бүген - Россиядә инвестицияләргә бай регионнарның берсе, дип билгеләде ТР Президенты, былтыр төп капиталга инвестицияләр күләме 617 млрд. сум тәшкил итте. “ Бездә гаять көчле төзелеш комплексы - төзүчеләр, монтажниклар, проект институтлары, төзелеш индустриясе - булмаса, бу бурычны хәл итү мөмкин булмас идее”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президент искәрткәнчә, бүген республикада 35 төрле программа гамәлгә ашырыла, аларның күбесе мәктәпләрне, балалар бакчаларын, ФАПларны, хастаханәләрне, юл инфраструктурасы объектларын төзүгә бәйле. Безнең төзүчеләрдә булган компетенцияләр бөтен бурычларны да хәл итүне мөмкин итә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты сүзләренчә республика төзелеш комплексы өчен Универсиада-2013 җитди имтихан булды. "Без кыска арада бик зур күләмле эшне башкардык. Футбол стадионын һәм башка спорт объектлары - һәрберсе үзенчәлекле объектлар", - дип билгеләде ул.
“Без төзүчеләребез белән горурланабыз, төзелеш комплексына бөтен яктан ярдәм итәбез. Төзелеш комплексының белдекле эше - республика үсешенең тотрыклы нигезе ул", - дип йомгаклады ТР Президенты.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов берничә төзелеш предприятиеләре җитәкчеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм ТР Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.
Төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганнан соң, Минтимер Шәймиев Татарстанда төзелеш комплексы белән горурланганнарын ассызыклады. Бик аз төбәкләрдә бүген мондый күрсәткечләр, диде ТР Дәүләт Киңәшчесе һәм үзгәртеп кору чоры белән чагыштырганда, Татарстан бер елда сафка кертелә торган торак күләменең икеләтә артуын билгеләде. Бу Казанга да карый.
Минтимер Шәймиев сүзләренчә, төзүче һөнәре әһәмияте буенча игенчеләргә тигез. "Кеше тормышын җайлау өчен, беренче чиратта, өстәлендә икмәк һәм йорт түбәсе булуы кирәк. Моннан да катлаулырак һөнәр юктыр. Нинди генә шартларда эшләргә туры килми сезгә, ләкин сез булдырасыз. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт", - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.
Минтимер Шәймиев искәрткәнчә, быел Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу эшләре башланды. “ Соңгы 10-15 елда без күп нәрсәгә өйрәндек. Бүген без безнең материаль мирасыбызны торгызуга алынабыз. Без алдагы буыннарга күп гасырлар элек төзелгәнне саклап калабыз, - дип билгеләде ул. - Иң мөһиме - без республикабыз халкы бу эштә катнашканга үз-үзебезгә ышанабыз”.
Шуннан ТР Дәүләт Киңәшчесе төзелеш оешмалары җитәкчеләренә ТРның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фонды Рәхмәт хатларын тапшырды.
Ирек Фәйзуллин республика җитәкчелегенә ТР Төзелеш министрлыгы эшен югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аның сүзләренчә, бүген төзелеш комплексында 105 мең кеше эшли, 33 меңе ТКХ тармагында һәм 14 меңнән артыгы архитектура проекталавында хезмәт итә.