Бүген Казанда, Татарстан Фәннәр академиясендә, аның 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды. Анда Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Россия Фәннәр академиясенең вице-президенты, РФА академигы Талия Хәбриева, армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы Мәхмүт Гәрәев, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Россия, якын һәм ерак чит илләр фәнни берлекләре вәкилләре, республика галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Беренче башлап ТР Фәннәр академиясе президенты Мәкзүм Сәләхов доклад ясады.
Алга таба галимнәрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев котлады.
“Без республика үсешен булдыра алабыз, әмма фәнни-техник алгарыштан, инновацияләрне гамәлгә кертүдән һәм фәнни көчләрдән башка бу хакта уйлау да мөмкин түгел. Ярый без академияне төзегәнбез, саклаганбыз һәм акрынлап ныгыта барабыз. 25 ел бу әле вакыт түгел, бу матур юбилей. Бу еллар эчендә күпме кыю карарлар кабул ителде һәм берсе дә отышсыз булмады”, - диде ул.
Минтимер Шәймиев 21 ел Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары, күбрәк беренче урынбасары булып, аннары 14 ел Татарстан фәннәр академиясен җитәкләгән академик Мансур Хәсәновны зур хөрмәт белән искә алды. Фәннәр академиясе президиумының аның исемен мәңгеләштерү турындагы тәкъдим белән чыгуын җиткерде.
“Рөстәм Нургали улы Миңнеханов әлеге мәсьәләнең каралуын җиткерергә кушты. Башта, Фәннәр академиясенең 25 еллыгы хөрмәтенә аңа, Фәннәр академиясен оештыручы буларак, мемориаль такта куярга карар кабул ителде, без аны тантаналы төстә эшләрбез”, - дип хәбәр итте ул.
Татарстанның Беренче Президенты республиканың күренекле галим-академикларына рәхмәт белдерде. Татарстан Фәннәр академиясе ирешкән казанышлар турында сөйләгәндә ул, 7 томлык “Татарлар тарихы”ын, рус һәм татар телләрендә чыккан 6 томлык Татар энциклопедиясен, А.Халиков исемендәге Археологияя институтының уңышларын атады.
Аннары Минтимер Шәймиев Татарстан фәннәр академиясенең күренекле хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бу бүләкне аның кулыннан ТР ФАнең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Флера Илдарханова, ТР ФАнең вице-президенты Айрат Абдуллин, ТР ФАнең Экология һәм табигый байлыклардан файдалану проблемалары институты директоры Рифгат Шаһидуллин, ТР ФАнең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре Флера Баязитова, ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының баш фәнни хезмәткәре Рамил Вәлиев, ТР ФАнең Г. Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре Рифкат Әхмәтьянов алды.
Астанадан килгән кунак, Халыкара Төрки академия вәкиле Академиянең президенты Дархан Кыдырали исеменнән сәламләү сүзләрен укыды һәм Минимер Шәймиевкә тюркологиягә, халыклар арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга, мәдәни элемтәләрне тирәнәйтүгә керткән өлеше өчен Халыкара Төрки академиянең алтын медален тапшырды.
Республика галимнәрен шулай ук Россия Фәннәр академиясе һәм аның президенты, академик Владимир Фортов исеменнән РФА вице-президенты, РФА академигы Талия Хәбриева, Румыния ФА вице-президенты Виктор Спинеи, Абхазия ФА президенты Зураб Джапуа, Әзербайҗан Милли фәннәр академиясе вице-президенты Ибраһим Гулиев, Кыргызстан Республикасы Милли академиясе президенты Абдыганы Эркебаев, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов, Төрекмәнстан Фәннәр академиясе президенты Мерет Ашырбаев, Якутия (Саха) Республикасы Фәннәр академиясе президенты Игорь Колодезников, Висконсинск университеты профессоры Юлай Шамил котладылар.