Минтимер Шәймиев Болгар Ислам академиясе һәм “Кол Гали” кунакханәсе комплексы төзелешенең барышы белән танышты

2016 елның 7 октябре, җомга

Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм “Кол Гали” кунакханәсе комплексы төзелеше белән танышты. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров озата йөрде.

Эшнең барышы турында “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов һәм подрядчы оешма җитәкчесе – “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов сөйләде.

Бүгенге көндә корылма түбә астына кертелгән. “Безнең алда салкыннар башланганчы коммуникацияләргә тоташтырып, җылы җибәрү бурычы тора. Төзелешне кышын да дәвам итеп, билгеләнгән срокка тәмамлау өчен бу мөһим”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Искәртеп узыйк: 2017 нче елның көзендә академиягә беренче абитуриентларны кабул итү планлаштырыла.

Дәүләт Киңәшчесе Рөстәм Батровка Ак мәчеткә илтә торган юлда җимеш бакчасы ясау, сәхабәгә һәйкәл урнаштыру һәм башка эшләрдә шаригать кануннарына туры килерлек итеп тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә бирде. Минтимер Шәймиев Ак мәчет белән академия арасында асфальт юл кирәк түгелдер дигән фикерен дә җиткерде. "Бәлки, җәяүлеләр өчен брусчатка салырга кирәктер”, - диде. Тик төзүчеләр аңа моның кыйбаткарак төшәчәген кисәтеп, брусчатка өчен бетон нигезне быел ук эшләп куярга кирәклеген әйтте.

Алга таба Дәүләт Киңәшчесе “Кол Гали” кунакханәсе коиплексында булды. Минтимер Шәймиевкә төзүче белгечләр эшләрнең план нигезендә баруын һәм кунакханә комплексының 2017 елның җәендә ачылырга тиешлеген әйтте.

Дәүләт Киңәшчесе журналистларга объектларны карап йөргәндә, эш барышында һәрвакыт үзгәрешләр кертелүен билгеләп үтте. “Бу мәсьәләләрдә ваклыклар юк. Күңелгә хуш килерлек барлык әйберне дә исәпкә алырга кирәк”, - диде.

Башта фасадны тышлау өчен берничә материал тәкъдим ителде. Ахыр чиктә, кунак йортын Болгардагы башка объектлардан аерылып тормаслык итеп төзергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Дәүләт Киңәшчесе бар әйберне дә җиренә җиткереп эшләргә кирәклеген, ата-бабаларыбыз яшәгән тарихи урыннарда лаеклы өлеш кертү зарурлыгын билгеләп үтте. 

"Бәлкем, инде киләсе елдан башлап биредә Корбан бәйрәмен зурлап уздыра башларга мөмкин булыр. Башта Татарстан күләмендә, аннары башка төбәкләрдән мөселман кардәшләрне чакырып, Корбан бәйрәме үткәрү өчен Болгарда бөтен мөмкинлекләр бар. Ислам динен кабул иткән көнне җыелышабыз бит. Каян гына килми кунакларыбыз. Корбан бәйрәмен дә шулай итеп оештырырга була. Кунакханә дә төзелсә, мөмкинлекләр булачак", - диде Минтимер Шәймиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International