Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу урынында “Евростройхолдинг+” ҖЧҖ төзүчеләре эшен шулай бәяләде. Ул бүген төзелеш мәйданчыгында күчмә киңәшмә уздырды.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан төзелеш мәйданчыгын карадылар һәм башкарылган эшләрнең сыйфатыннан кәнәгать калдылар.
“Яхшы башлангыч. Рәхмәт, 10 октяябрьгә планлаштырылган эшләр үтәлгән. Кыш килә, аның нинди булуына карамастан, эш дәвам итәргә тиеш. Эш графигын төгәл билгеләргә, теге яки бу этапларның үтәлеш срокларын ачыкларга кирәк. Бу бик мөһим момент, ул безне алдагы уңышлы эшләргә туплый. Кабатлап әйтәм, объект гади түгел, яңаны төземибез, ә тарихи бинаны торгызабыз, шуңа бернинди җитешсезлекләрнең булмавы бик мөһим. Мондый эш безне бизәячәк кенә, квалификацияле, җаваплы кешеләр эшләгән диячәкләр. Без барыбыз да бер изге эшне эшлибез һәм теләсә нинди катлаулы бурычларны хәл итәргә алынганбыз”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.
“ТР баш инвестицион-төзелеш идарәсе” ДКИ директорының беренче урынбасары Рафар Шакиров алдагы айга һәм ел ахырына кадәр эшләр билгеләнгән, дип белдерде.
Киңәшмәдә шулай ук Казан Изге Ана иконасы соборының язуларын реставляцияләү һәм яңадан торгызу буенча кайбер мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары “Яңарыш” фондының административ советы җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары –ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “Евростройхолдинг +” ҖЧҖ генераль директоры Владимир Казилов катнашты.