Минтимер Шәймиев ТР Президенты Аппаратының 25 еллыгына багышланган тантанада катнашты

2016 елның 14 октябре, җомга

Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының 25 еллыгына багышланган танталы чара уздырылды.  Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау  комиссиясе рәисе Әгъзам  Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы  Президенты Аппараты хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты. 

ТР Президенты Аппараты тарихы – хәзерге Татарстан тарихы ул, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында. Аның сүзләренчә, ведомство республиканы үзгәртеп коруга юнәлгән мөһим мәсьәләләрне көн саен хәл итә.   

«Бу эш нәтиҗәсе – республикабызның бүгенге югары статусы, аның  потенциалы һәм бөтен дөньяда танылуы, – диде ул. – Бу тулы бер команда эше икәнлекне дә онытмаска кирәк. Һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте, һәм республика  Парламенты – без барыбыз да бербөтен, уртак мәсьәләләрне хәл итәбез». 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Сез баштан ук безнең алга зур бурычлар куйдыгыз. Бүген без, республикабызны планлы рәвештә үстерү өчен мөмкин булганның да барысын да башкарып, Сез биргән темпны киметмәскә тырышабыз», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәте ветераннарына да олы рәхмәтен  белдерде. «Сезнең эш яши һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты статусы, аның һөнәри дәрәҗәсе элеккегечә үк югары булып кала», - диде Татарстан Президенты. 

Минтимер Шәймиев, үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының бергәләшеп тупланып эшләве –  республика тотрыклылыгының төп шартларыннан берсе. «Без һәрвакыт булсынга эшләдек, Татарстан Республикасы файдасына һәм ул чәчәк атсын дип тырыштык. Безнең көчебез дә шул ук бердәмлегебездә», - диде ул. 

Тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Минтимер Шәймиев барысына да лаеклы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Сезнең көндәлек хезмәтегез –   бүгенге республикабызның югары казанышлары нигезе, диде ул.  

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе юбилей белән ветераннарны ихлас тәбрикләде. «Сез һәрчак үрнәк булып калачаксыз. Сезнең тәҗрибәгез дә, зирәклегегез дә, безгә биргән юнәлешегез дә безнең өчен мәңгегә калачак», - диде Минтимер Шәймиев. 

ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров ассызыклаганча, Татарстанның яңа дәүләтчелегенең чирек гасырлык тарихына бик күп мөһим вакыйгалар сыйган. «Республикабызның йөзе, федератив мөнәсәбәтләр системасындагы һәм халыкара аренадагы роле үзгәрде. Бу үзгәрешләрнең башлангычы Татарстан Республикасының яңа Конституциясен кабул итү һәм президентлык институтын формалаштыру булды», - диде ул. 

Әсгать Сәфәров билгеләгәнчә, ТРның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең дөрес эшләве аркасында Татарстанда катаклизмнар булмый кала, хакимиятнең барлык органнары һәм төрле сәяси көчләре бергә туплана, икътисади үзгәрешләр алдан билгеләнә, федератив мөнәсәбәтләрне һәм тышкы элемтәләрне үстерүгә юнәлеш алына. Бүген бу эшне лаеклы төстә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International