Минтимер Шәймиев Татарстанда Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясе утырышында катнашты

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясенә көнкүреш өлкәсендә коррупция күренешләренә каршы көрәш мәсьәләсенә кире кайтырга туры килде. Бүген комиссия утырышы Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.

Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Прокуратура вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, Татарстан Республикасы районнары башлыклары катнашты.  

"Көнкүреш өлкәдә коррупция мәсьәләсе 2014 елдагы коррупциягә каршы совет утырышында күтәрелгән иде инде. Ике елда бу юнәлештә күп эш эшләнде. Аерым алганда, халык белән хакимият органнары арасында багланышлар регламентына төзәтмәләр кертелде. Мәгариф системасында да уңай якка үзгәреш бар. "Халык контроле" электрон системасында көнкүреш коррупциягә багышланган аерым бүлекчә бар һәм ул уңышлы эшли. Бу уңай тәэсир итә. Шулай да, без янә ришвәтчелек мәсьәләсенә кайтырга мәҗбүр", - дип билгеләде Татарстан Президенты. 

Бу мәсьәләгә яңадан кайту сәбәбе - гражданнардан мөрәҗәгатьләр саны арту. 

"Җинаятьләр саны каты артты. Агымдагы елның тугыз аенда көнкүреш коррупция дәрәҗәсе гомуми күләмендә 40 процент тәшкил итте. Вазыйфаи затлар тарафыннан ачыкланган ришвәтчелек очраклары узган ел белән чагыштырганда дүрт кат артты. Җинаять эшләре фигурантлары - авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф, медицина һәм халыкка хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре. Җинаятьләрнең күбесе сәламәтлек саклау һәм социаль тәэмин итү өлкәсенә карый. Биредә күрсәткечләр икеләтә арткан", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты коррупция фактларының килеп чыгу сәбәбен эзләүне һәм   бу күренешләргә каршы көрәш буенча өстәмә чаралар эшләүне бүгенге утырышның төп бурычы дип атады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International