Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме икенче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты. Утырышны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Бүгенге утырышның төп мәсьәләләре – республика бюджеты һәм 2017елга һәм 2018-2019 елларның планлы чорына Территориаль мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды бюджеты турында закон проектлары.
Беренче укылышта республиканың Экология һәм Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында, “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында”, “Мәгариф турында”, “Китапханәләр һәм китапханә эше турында”, “Намус иреге турында һәм дини берләшмәләр турында” закон проектларына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары каралды.
Республиканың Министрлар Кабинеты тәкъдиме буенча утырышның көн тәртибенә 18 декабрьне Гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре көне итеп билгеләү турында мәсьәлә кертелгән иде.
Депутатлар икенче укылышка әзерләнгән “Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында”, өченче укылышка әзерләнгән “Азык сәнәгатенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча аерым чаралар турында” республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектларын карадылар.
Хөкүмәт сәгате кысаларында Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында музейлар һәм музей эше турында” мәгълүматы тыңланылды.