Минтимер Шәймиев ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча советының, ТРда террорчылыкка каршы комиссия һәм ТРның Муниципаль берәмлекләр cоветының уртак утырышында катнашты

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет, ТРда террорчылыкка каршы комиссия һәм Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр советының уртак утырышы узды. 

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Төп тема - муниципаль дәрәҗәдә Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру. 

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров, Татарстан милли-мәдәни һәм дини оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашты. 

Утырышта видеконференцэлемтә аша республиканың муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре дә катнашты.  

Рөстәм Миңнеханов утырышны ачып билгеләгәнчә, "Татарстан электән - күп халыклар өчен уртак йорт, һәм соңгы дистәләрдә безнең күп милләтле гаиләбезнең даими рәвештә артуы күзәтелә".

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, милләтләр күплеге гадәти хәлгә әйләнә - эре шәһәрләрдә генә түгел, ә күпчелек муниципаль районнарда да. "Мондый үзгәрешләр милли-мәдәни үсеш мәсьәләләренә көчле игътибар таләп итә, - диде Татарстан Президенты. - 2011-2015 елларда килгән урыннарныда миграция хисабына куелган затлар саны Татарстанда 1,7 кат артты. Шуңа күрә килгән халыкны социаль-мәдәни җайлаштыру мәсьәләләре аеруча актуаль булалар. Милләтара конфликтлар, ябык анклавлар формалашу куркынычы арта. Милләтчелекне пропагандалаучылар, радикаль ислам яклылар, экстремистик дини төркемнәрдәге кешеләр килүе артырга мөмкин". 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республикадагы вәзгыять - тыныч, ләкин бу көндәлек хезмәт нәтиҗәсе, игътибарны киметергә ярамый, уяу булырга кирәк. 

"Дәүләт һәм муниципаль органнар эшчәнлегенең мөһим бурычы булып халыклар телләрен, мәдәниятын, гореф-гадәтләрен саклап калу тора. Бу күбесенчә дини мәсьәләләргә дә кагыла. Болар барысы да республика дәрәҗәсендә һәм урыннарда системалы эш алып баруны таләп итә. Этноконфессиональ өлкәдәге мәсьәләләрне вакытында хәл итүгә республикадагы милләтара һәм конфессияара иминлек бәйле", - дип саный Рөстәм Миңнеханов. 

Бүген Татарстанда дәүләтнең милли сәясәтен гамәлгә ашыру өлкәсендә өч программасы һәм алты өстәмә программа бар, дип искәртте Татарстан Президенты. Моннан тыш, мониторинг системасы булдырылган, урыннарда җаваплылылар билгеләнгән. муниципаль террорчылыкка каршы комиссияләр мөһим роль уйный. 

ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев муниципаль дәрәҗәдә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру турындагы доклад белән чыгыш ясады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International