Минтимер Шәймиев турында китап тәкъдир ителде

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Бүген Мәскәүдә, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Татарстанның беренче Президентына багышланган китапны тәкъдир итү булды.

Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев катнашты.  Китап “Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә...” сериясенә керә.

“Бүген Тулы вәкаләтле вәкиллек бинасында тарихи вакыйга уза. Илебезнең иң танылган нәшриятларының берсендә татар халкының күренекле улы Минтимер Шәймиев турында китап дөньяга чыкты. Ул Татарстанга бөтен дөньяда кызыксыну һәм хөрмәт белән карасыннар дип тырышты. Катлаулы 90нчы елларда күп милләтле республикада тынычлыкны, аның икътисади көчен, оборона заводларын һәм авыл хуҗалыгын саклап калды. Борис Ельцин тикмәгә генә, Шәймиев Россияне коткарып калды, дип әйтмәде. Без бүген бик бәхетле, чөнки беренчеләрдән булып, шундый күренекле кеше турындагы китапны кулларыбызга алдык. Минтимер Шәймиевнең бөтен эшчәнлеге – үз эшеңә бирелгәнлекнең лаеклы үрнәге. Ышанам, бу китап күп сәясәтчеләр һәм җитәкчеләр,  аеруча  яшьләр өчен иң кирәкле китап булачак”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстанның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин.

Тантанада 18 ел Мәскәү мэры вазифаларын башкарган Юрий Лужков, армия генералы, Россия Хәрби фәннәр академиясе президенты Мәхмүт Гәрәев, Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, тележурналист һәм тарихчы Николай Сванидзе, “Российская газета”ның баш мөхәррире Владислав Фронин, Россия Герое армия генералы Виктор Ерин, РФА академиклары Роберт Нигъмәтуллин һәм Эрик Галимов, Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова катнашты. Кунаклар арасында Татарстанның элеккеге министрлары да бар иде: Николай Демидов - Татарстанның ЭЭМ министры һәм СССР ЭЭМ министры урынбасары, Рамил Хәбриев - республиканың сәламәтлек саклау министры.

Бу китапның эшләнеше турында аның авторлары Игорь Цыбульский һәм Нүрсөя Шәйдуллина сөйләделәр. “Күп материал китапка кермичә калды. Әмма Минтимер Шәймиев зур шәхес, ул әле бик күп басмаларның герое булачак”, - диде Нүрсөя Шәйдуллина.

Китап чыгу вакыйгасы белән Татарстанның Дәүләт Киңәшчесен Мәскәүнең экс-мэры Юрий Лужков, Николай Сванидзе, Чулпан Җәлилова котладылар.

Минтимер Шәймиев барлык катнашучыларга котлаулар өчен рәхмәт белдерде һәм китапка кергән үз цитатасын укыды: “Катлаулы чорда тормышка ашырылган кечкенә һәм зур эшләрне яхшы бәяләвегез өчен рәхмәт. Шулай да әйтәм: мин начар кеше түгел, ләкин шул дәрәҗәдә яхшы да түгел”.

Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы бүген яхшы үсеш алган. “Мин халыкның безнең президентны сайлавына бик шат. Бу уңышлы сайлау. Без әле тагын да алга китәчәкбез. Мин моңа ышанам”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Очрашу азагында Чулпан Җәлилова һәм Равил Әхмәтшин Минтимер Шәймиевкә һәм Юрий Лужковка Муса Җәлилнең 110 еллыгына ясалган истәлекле медальләр тапшырдылар.

Кичәдә катнашучыларның һәркайсына Минтимер Шәймиевнең автографы белән китап бүләк ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International