Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрендә кунакханә комплексын проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Болгар шәһәрендә кунакханә комплексы составында объектлар проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, “Яңарыш” фонды башкарма директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Мастерская архитекторов Хакимовых” ҖЧҖ, “Грань” төзелеш компанияләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.   

Рөстәм Миңнехановка һәм Минтимер Шәймиевка кунакханә комплексын төзү проекты кысаларында эскизлар вариантлары, шул исәптән булачак люкс классындагы кунакханә холлары, конференц-зал, рестораннар, кунакханә номерлары, спа-зоналар, бассейн эскизлары вариантлары тәкъдим ителде, шулай ук уникаль мунча киңлекләрен формалаштыру, бүлмәләрне декорацияләү, дизайнда көнчыгыш элементларын файдалану буенча заманча алымнар куллануның бөтендөнья тәҗрибәсе күрсәтелде.

Яңа кунакханә комплексын төзү борынгы Болгар шәһәрен туристлар өчен тагын да күбрәк җәлеп итәчәк. Төп үзенчәлекләрнең берсе – уникаль мунча комплексы. Мунча комплексын проектлау XIV гасыр мунчалары үрнәкләре нигезендә гамәлгә ашырыла. 

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән проектны нигез итеп алырга мөмкин. Шулай ук ул ассызыклаганча, хәзер проектка карата кисәтү һәм хәтта тәнкыйть сүзләрен ишетү өчен бәйсез экспертларны чакырырга кирәк. Аның сүзләренчә, бу киләчәктә дизайн вариантларын, мунча комплексын идеологиясен һәм башка мәсьәләләрне төгәлрәк әзерләргә ярдәм итәчәк.

Искәртәбез, кунакханә комплексы төзелеше нигезенә беренче таш 2015 елның апреле азагында салынган иде. Проект инвесторлары – “Татнефть” һәм “ТАИФ” компанияләре. Компания идарәчесе итеп Кorston Group компаниясе билгеләнде.

Элегрәк интернет-тавыш бирү юлы белән кунакханә комплексы исеме – “Кол Гали”  (шагыйрь Кол Гали хөрмәтенә) сайланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International