Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышы ачылды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Татарстан парламенты утырышы, Россия Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алып, бер минут тынлык белән башланып китте. Авиаһәлакәттә 92 кешенең гомере өзелде. “Без фаҗигале төстә һәлак булган пассажирларның һәм самолет экипажы әгъзаларының туганнары һәм якыннары белән бергә хәсрәтләнәбез, аларның кайгыларын чын күңелдән уртаклашабыз”, – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүгенге утырыш - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2016 елда соңгысы. Татарстан Республикасы парламенты Президиумы тәкъдиме буенча көн тәртибенә 21 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 5 республика законы проекты һәм 8 федераль закон проекты. Өч закон проекты беренче укылышта каралачак, икесе – икенче укылышта.
Өч укылышта 2016 елга республика бюджетына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Республика законына төзәтмәләр 14,6 млрд сум өстәмә бюджет акчасы керү белән бәйле.
Татарстан Дәүләт Советы Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 8 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон чыгару инициативасы белән чыгарга ниятли. Законы проекты федераль законнардагы каршылыкларны бетерүгә юнәлгән.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында доклад ясады.
“Татарстан Республикасының һәм “Россия тимер юллары” ААҖнең уртак проектлары һәм республикада тимер юл транспортын киләчәктә үстерү перспективалары турында” ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров чыгыш ясады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татфондбанк” белән булган хәлгә аңлатма бирде.
Утырыш тәмамланганда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гадәттәгечә парламент эшенең нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.