Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшьлек юбилее белән котлап, Наина Ельцина телеграмма җибәргән.
"Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Чын күңелемнән Сезне 80 яшьлегегез белән котлыйм. Шулай ук Сәкинә ханымны да ихластан котлыйм, бу бит аның да бәйрәме. Без Сезнең белән инде 25 елдан артык таныш, ул еллар минем өчен, шулай ук бөтен гражданнар өчен дә, гади генә булмады. Сез Татарстанның беренче президенты буларак Россиянең беренче президенты белән Мәскәү һәм төбәкләр арасында яңа мөнәсәбәтләргә нигез салдыгыз. Бу мөнәсәбәтләр тигез хокуклы, үзара хөрмәткә һәм файдага корылган булырга тиеш иде. Сезнең тырышлык белән алар шундый булды да. Ышанам, безнең илдә чын федератив мөнәсәбәтләр төзүгә кергән Сезнең өлешегез Россиянең яңа тарихы дәреслекләрендә лаеклы чагылыш табачак.
Ихлас күңелемнән Сезгә һәм Сәкинә ханымга нык сәламәтлек, гаиләгезгә тынычлык, якты һәм сөенечле көннәрнең күбрәк булуын телим. Сезнең тормышны һәм кешеләрне яратуыгызны беләм һәм ул шулай озак еллар дәвам итсен. Наина Ельцина”.
Үзләренең котлауларын Минтимер Шәймиевкә шулай ук Валентин һәм Татьяна Юмашевлар да җибәргән.