Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 80 яшь тулу уңаеннан Төркия парламентының Тышкы эшләр буенча комиссия әгъзасы, Европа Советы Парламент ассамблеясы әгъзасы Әкъмәледдин Ихсануглы нык сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләде.
“Хөрмәтле Минтимер әфәнде Шәймиев! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм Татарстан һәм Россия Федерациясе халкы өчен тагын да зур эшләр башкаруыгызны телим, -диелә котлауда. - Сезнең белән чирек гасыр дәвамында таныш булу минем өчен зур шатлык һәм горурлык. Без бергә мәдәни проектларны эшләдек, алар безнең ил халыкларының үзаңын ныгытуга сизелерлек тәэсир итте һәм безнең мәдәни мирасыбызның горурлыгы булды. Бу истәлекле көндә үземнең гаилә әгъзалары һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә һәм якыннарыгызга озын гомер, бәхет, иминлек һәм киләчәктә дә Сезнең бөек милләтегезгә уңышлар телим”.
ТӨРЕКСОЙ генераль секретаре Дюсен Касеинов Минтимер Шәймиевкә котлауны төрек телле илләрнең мәдәният министрлары – төрек мәдәнияты халыкара оешмасы исеменнән җибәргән. “Тормышыгызны үз халкыгызга хезмәт итүгә багышлап, Сез Татарстан үсешендә зур уңышлар яуладыгыз, рухи-әхлакый нигезләрне торгызып, туган җирдә тотрыклылыкка ирештегез , – диелә котлауда. – Европа халыклары арасында мәдәни элемтәләр өлкәсендә һәрчак Сезнең ярдәмне сизәбез, бу алга таба үзара аңлашуга хезмәт итә. Ышанам, тарих Сезнең тырышлыкны лаеклы бәяләр. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, планнарыгызның тормышка ашуын телим. Сезгә һәм барлык Татарстан халкына тынычлык һәм бәхет телим”.
Минтимер Шәймиевне шулай ук “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы секретаре, Федераль Җыенның Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Сергей Неверов котлады. “Бердәм Россия” партиясенең башында торган, Владимир Владимирович Путинга "Ватаныбыз – Бөтен Россия" һәм "Бердәмлек"не бергә тупларга ярдәм иткән кеше – Минтимер Шәймиев үзенең юбилеен билгеләп үтә. Шәймиев – Россия һәм Татарстан Республикасы өчен бик күп эшләгән дәүләт эшлеклесе, зирәк җитәкче һәм укучылары аның эшен дәвам итә. Мин чын күңелдән аңа озын гомер һәм нык сәламәтлек телим!”.