Минтимер Шәймиевне 80 яшьлеге белән Азәрбайҗан Премьер-министры Артур Раси-заде һәм Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев котлады

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Азәрбайҗан Премьер-министры Артур Раси-заде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 80 яшь тулу уңаеннан чын күңеленнән котлады.

“Без Сезне Россиянең күренекле дәүләт эшлеклесе, Татарстанның беренче Президенты буларак беләбез, - диелә котлау текстында. - Сезгә хас булган бетмәс-төкәнмәс энергия, җитәкчелек таланты һәм эшкә бирелгәнлек үзегезнең Ватаныгызда гына түгел, аннан читтә дә Сезгә хөрмәт һәм киң танылу китерде. Зур канәгатьләнү белән әйтәсем килә, дуслык һәм хөрмәт традицияләренә нигезләнгән үзара мөнәсәбәтләр соңгы елларда үсеш алды һәм тагы да ныгыды. Татарстанда тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызуыгыз Сезнең Ватанга хезмәт итүнең лаеклы үрнәге булып тора. Сезне юбилеегыз белән котлыйм, чын күңелдән Сезгә озын гомер, шәхси һәм гаилә бәхете, теләкләрегезнең тормышка ашуын, ә  дустанә Татарстан халкына – иминлек һәм үсеш телим”. 

Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев үзенең котлавында Минтимер Шәймиевнең хезмәт сөючәнлеге һәм гадәттән тыш шәхси сыйфатлары Татарстанның үсешенә, һәм шулай ук Россиядә милләтара килешүнең һәм тынычлыкның ныгуына  ярдәм итте, дип билгеләде.

“Ышанам, Сезнең дәүләт эшчәнлегегезнең фидакарьләрчә үз халкыңа һәм Ватаныңа хезмәт итүдә ачык мисал булып тора. Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм изге теләкләр телим”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International