Минтимер Шәймиевне юбилее белән “Россия-Ислам дөньясы”стратегик күзаллау төркеме әгъзалары котлады

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтиммер Шәймиевне 80 яшьлеге белән Мисыр тышкы эшләр советы котлады.

Мисыр тышкы эшләр советы башкарма секретаре Иззат Саад, аерым алганда, Минтимер Шәймиевнең хәзерге Россия һәм Татарстан Республикасы тарихында бәяләп бетергесез роленә карата ихлас соклану һәм тирән хөрмәт белдерде.

“ Минтимер Шәрипович чын күңелдән Сезне Туган көнегез белән котлыйм, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Сез Татарстанны 20 йөз ахырында Россия Федерацисенең Төньяк-Кавказ төбәге республикаларында булган җәбер-золым упкыныннан саклап кала алдыгыз, Сезнең сәяси зирәклелегез аркасында Татарстанны һәм башка төбәкләрне ул чорда барлыкка килгән сепаратистлык хәрәкәтеннән саклап калу мөмкин булды. Без “Россия-Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең барлыкка килүенә Сезнең зур  өлеш кертүегезне таныйбыз. Инициатива дустанә гарәп дәүләтләре һәм мөселман дөньясы тарафыннан хупланды, бу алга таба  төбәк дәрәҗәсендә уртак чараларны килешеп кабул итүгә ярдәм итте. 2005 елда Куала-Лумпурда узган саммитта Россиягә Ислам Хезмәттәшлеге оешмасында күзәтчелек статусы билгеләнүе турында карар кабул ителүе хакында игълан ителде. Сезнең халыкның зирәклеге  һәм аның иң югары кешелеклелек принципларын тотуга сәләтле булуы, якты киләчәк юлында, тату һәм тыныч җәммгыять булдыру юлында мәдәниятлар һәм цивилизацияләр арасында үзара хезмәттәшлек һәм диалог башлангычы булды. Хөрмәт белән, Мисыр тышкы эшләр советы башкарма секретаре Илче Иззат Саад”.

Доктор Мөнир Захра, Мисыр тышкы эшләр советы рәисе шулай ук Минтимер Шәймиев исеменә котлау җибәргән: “Чын күңелемнән Сезне Туган көнегез белән котлыйм, Сезгә һәм якыннарыгызга зур уңышлар һәм иминлек телим. “Россия-Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең уңышлары хакында миңа илче Иззат Саад хәбәр итте. Шул сәбәпле мин бу уңышларга ирешүгә керткән зур өлешегез өчен Сезгә ихластан рәхмәт белдерәм. Сез ислам диненең чын принципларын таратуда бик зур роль уйнадыгыз: төрле конфессия һәм милләтләр арасында бергә яшәү, бер-береңә карата түземлелек һәм хөрмәт булу. Сезгә тирән ихтирам белдерәм”.

Рияз Хөссәйн Кхокхар, Пакыстанның элеккеге тышкы эшләр дәүләт министры, “Россия-Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме әгъзасы, шулай ук Минтимер Шәймиевне котлады: “Чын күңелемнән Сезне 80 яшьлегегез белән котлыйм. Сез Татарстан Республикасын ныгыту һәм консолидация эшенә бәяләп бетергесез өлеш керттегез. Зур канәгатьлек белән әйтәсем килә, Пакыстан һәм Россия арасында урнашкан дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре үсешен дәвам итә. Сезгә нык сәламәтлек һәм озын гомер телим. Безгә Сезнең рухландыргыч җитәкчелек итүегез һәм Стратегик күзаллау төркеменең изге миссиясен алга таба да дәвам итүгә ярдәмегез кирәк”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International