Бүген Казанда «Пирамида» КСКда Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның 80 яшенә багышланган юбилей концерты узды.
Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Ингушетия Республикасының беренче Президенты Руслан Аушев, Ингушетия Республикасы Башлыгы Юныс-Бәк Евкуров, сәясәтче һәм Мәскәү шәһәренең элеккеге мэры Юрий Лужков, Россия кардиохирургы, РФА академигы Ренат Акчурин, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм башка рәсми затлар катнашты.
Кунакларга сәламләү сүзе белән Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. «Менә тәкъдирем буенча мин бүген 80 яшемдә шушы сәхнәдә сезнең алдыгызда басып торам. Мин – язмышыбызны хәл итәрлек катлаулы елларда Татарстан Республикасына җитәкчелек иткән кеше, кайчан да булса кадерле халкым алдында җавап тотачагымны һәрвакыт аңлый идем. Үзгәрешләр елларында, 90 нчы елларда, без Дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул иттек. Без үзебезгә бик зур җаваплылык алдык һәм бу ышанычны акларга тиеш идек. Шул чакта без нинди юл үтәчәгебезне белми идек әле. Әмма вакыт үзенекен күрсәтте, һәм бүген республикабызга барысы да уңай бәя бирә», – диде ул.
Минтимер Шәймиев искәрткәнчә, чирек гасыр эчендә Татарстан Россиянең иң алдынгы һәм уңышлы төбәкләренең берсенә, «уңышка дучар» республикага әверелде.
«Мин үзем белән эшләгән һәр кешегә рәхмәт белдерәсем килә, һәм безнең арадан киткәннәрне һәрчак истә тотарга өндим, – диде ТР Дәүләт Киңәшчесе. – Минемчә, бу елларның иң зур казанышларының берсе – халкыбызның үзаңы үсү. Без рухияткә ирешә барабыз. Барыгызның да уртак ярдәме белән безнең иң амбициоз проектларны гамәлгә ашырырга көч-куәтебез җитә. Бу безнең өлгергәнлегебезне һәм җаваплылыгыбыз дәрәҗәсен белдерә. Без булдырабыз! Мы можем!».
Азакта Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, бүген Татарстан, Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләреннән берсе булып калган килеш, үсүен дәвам итә. Бу монда ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм аның командасының булдыклылыгын билгеләп үтте.