Бүген Казан Кремлендә Хәйриячеләр китабын һәм “Яңарыш” фондының Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды.
Бу юлы Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев 20 мең хәйрияченең исеме кергән Хәйриячеләр китабының VII томын тапшырды.
Тантанада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының административ совет җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты.
“Без инде җиде ел киң күләмдә мирасыбызны яңадан торгызу белән шөгыльләнәбез. Бу вакыт эчендә ике тарихи шәһәрне яңадан торгыздык: Болгар һәм Зөяне. Тагын ике зур проектка тотындык. Беренчесе Болгар ислам академиясе. Ул Россиядә бердәнбер һәм башка андый проект юк. Казан Изге Ана иконасы чиркәвен яңадан торгызу республика халкы өчен генә түгел, Россия өчен дә зур әһәмияткә ия. Юбилеем алдыннан Мәскәүдә Владимир Владимирович Путин һәм Дмитрий Анатольевич Медведев белән очрашу барышында Россия Президенты Татарстан илебезнең рухи мирасын торгызуда зур эш башкаруын билгеләп үтте. Ул моны бик зур эш, диде. Бәлки, иң мөһимедер, дип атады”, – диде Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында.
Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр китабын һәм “Яңарыш” фондының рәхмәт хатларын тапшыру тантанасын башлады. Фондның башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бүләкләнүчеләрне сәхнәгә чакырып, һәрбер хәйрияченең керткән өлеше турында җентекләп сөйләде.
Беренчеләрдән булып сәхнәгә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары менде һәм Хәйриячеләр китабын алдылар: Илдүс Әхмәтҗанов, Ришат Әбүбакиров, Евгений Гришин, Фәрит Миңнегулов, Азат Бикмурзин, Фоат Вәлиев, Илшат Ганиев, Лотфулла Шәфигуллин, Альберт Мөхәммәтшин, Рауиль Рәхмәтуллин.
Тантанада катнашучыларга шулай ук барлык 7 томга да исемнәре кергән хәйриячеләр дә тәкъдим ителде. Алар – ТР ДС депутаты, “КМПО” ААҖ генераль директоры Дамир Кәримуллин, “Сетеваяя компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, нотариус Миләүшә Хәбибуллина, “Серго исемендәге завод” АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов, “Кукмара киез, киез итек комбинаты” ААҖ генераль директоры Шамил Әхмәтшин.
Алга таба гадәттәгечә Хәйриячеләр китабының VII томын, элеккеге томнар кебек үк, Болгар музей-саклаулыгына, “Зөя утрау-шәһәрлеге” музей саклаулыгына, “Казан Кремле” музей-саклаулыгына, Татарстан Республикасының Милли китапханәсенә саклауга тапшыру тантанасы булды.
Тантана тәмамланганда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Хәйриячеләр китабын Минтимер Шәймиевнең үзенә тапшырдылар, чөнки Шәймиевләр гаиләсе “Яңарыш” фондының даими хәйриячесе санала.
Белешмә өчен:
Китапның барлык томнарына барлыгы 68 мең хәйрияче кергән, шул исәптә: I томында – 5 мең, II томында – 10 мең, III томында – 7 мең, IV томында – 8 мең, V томында – 8 мең, VI томында – 10 мең, VII томында 20 мең кешенең исеме тупланган.