Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Иске Татар бистәсе территориясендә урнашкан тарихи һәм мәдәни мирас объектлары белән танышты.
Искәртәбез, Вячеслав Володин Татарстан Республикасына кыска вакытлы эш сәфәре белән килде.
Иске Татар бистәсе – Казан үзәгендә урнашкан тарихи урыннарының берсе. Бистәнең архитектура ансамбле элеккеге татар сәнәгатьчеләре, сәүдәгәрләре, руханилары йортларыннан гыйбарәт (Нариманов, Каюм Насыйри, ГабдуллаТукай урамнары). Монда Габдулла Тукай музее дә урнашкан.
Мондагы мөһим тарихи һәм мәдәни мирас объектларының берсе – Мәрҗани мәчете.
Бу тарихи урыннарны карап йөргәндә аңлатмаларны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова биреп барды. Аерым алганда, ул 18-19 гасырларда, инкыйлабка кадәр чорда татар сәүдәгәрләренең һәм сәнәгатьчеләренең тормыш рәвеше, көнкүреш үзенчәлекләре турында сөйләде.
Вячеслав Володинны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар озата йөрде.