Минтимер Шәймиев Рафаил Хәкимовка: “Сез яңа Татарстан формалашуда зур роль уйнадыгыз”

2017 елның 17 феврале, җомга

Бүген Казанда Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының 20 еллыгы һәм аның директоры ТР ФАнең вице-президенты һәм академигы, тарих фәннәре докторы, танылган сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Рафаил Хәкимовка 70 яшь тулуга багышланган утырыш узды.

Институтның һәм аның җитәкчесенең юбилеена Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар килгән иде.

“Институт булдыру турындагы 20 ел элек кабул ителгән карар тарихи булды, әйтә алмыйм, мин үзем тарихчы да булмагач, ул вакытта аның мөһимлеген тиешенчә аңлап бетерә алдыммы икән. 90 елларда безгә үзебезнең хакыйкый тарихыбыз кирәк, без аңа лаеклы дигән теләкләр һәм таләпләр яңгырады. Без моны эшләргә тырыштык, һәм халыкара фәнни берләшмәгә таянып, күпмедер дәрәҗәдә бу таләпләрне башкарып чыктык”, - дип белдерде Рафаил Хәкимов үзенең чыгышында.

Тарих институтының төп казанышы – дөньякүләм фәндә беренче фундаменталь фәнни хезмәт саналган "История татар с древнейших времен" хезмәте. 15 ел эчендә бу хезмәтне эшләүгә Россия Фәннәр академиясе институтларыннан, федераль вузлардан, якын һәм ерак чит илләр университетларыннан 200 дән артык галим җәлеп ителгән. “Бу хезмәт “ТАИФ” ААҖ ярдәме белән инглиз теленә тәрҗемә ителде. Тиздән без аны халыкара фәнни берлеккә тәкъдим итәчәкбез”, - дип ассызыклады Рафаил Хәкимов.

Ул Татарстан Президентына яңа бина өчен рәхмәт белдерде. “Тарих ул кызыклы фән генә түгел, ә бәлки дәүләтчелек билгесе дә, дәүләте белән горурланырга тиешле кешеләрнең үзаңы да. Минтимер Шәймиевкә 20 ел элек кабул ителгән һәм минем өчен гади булмаган карар өчен рәхмәтемне белдерәм. Без киләчәктә дә үзебезнең тарих фәнен алга җибәрербез. Ул гади түгел, әмма бик кызыклы, киң күләмле, тирән мәгънәле, аның белән горурлана алабыз”, - дип йомгаклады.

Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында Рафаил Хәкимовны “Тарих институтының директоры-нигез салучысы” дип атады.

“Рафаил Хәкимов - Казан артыннан чыгучыларның берсе, алар һәрвакыт гуманитар өлкәдә алдынгы фикерләрне алга этәреп, республика үсешендә зур роль уйнадылар. Сез Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким һәм Мөршидә Вильданова гаиләсеннән. Сез - ата-анагызның лаеклы улы. Рәхмәт сезгә, сез яңа Татарстан тарихы формалашуда зур роль уйнадыгыз. Каршылыкларга әзер булып, авырлыкларга каршы тора белә торган кеше кирәк иде, сез шундый булдыгыз”, - диде ул Рафаил Хәкимовка мөрәҗәгать итеп.

ТР Дәүләт Киңәшчесе мөстәкыйль Тарих институты булсын дигән карар бик дөрес булуын, узган 20 елда аның үзен аклаганын билгеләп үтте. “Бу бик зур хезмәт, мин барыгызны да бу зур казаныш белән котлыйм. Сезнең институт ярдәмендә без тарихның исбатлау ролен һәм үзебезне үзебез күтәрдек. Без әле ахырга кадәр ачылып та бетмәдек, шушы юлда без, хәзер искиткеч процесс бара”.

Минтимер Шәймиев шулай ук Тарих институтының борынгы Болгарны ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә һәм Казанның 1000-еллыгын уздыруга бик зур өлеш кертүен ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International