Минтимер Шәймиев Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан Президенты исеменнән уздырылган тантанада катнашты

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев тә катнашты.

Татарстан Президенты запастагы хәрби хезмәткәрләрне, ветераннарны, хәрби бәрелешләрдә катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Ватанны саклаучылар көне Туган илгә хезмәт итү һәм тугрылык символына әйләнде, дип билгеләп үтте ул. «Традицион рәвештә бу көнне күпмилләтле илебез сагында торучыларны котлыйбыз, әтиләребез һәм бабаларыбызны, геройларыбызны искә алабыз, яшьләргә фатиха бирәбез», – диде Татарстан Президенты.

Республика лидеры сүзләренчә, Кораллы көчләр һәрвакыт Россия дәүләтенең куәте һәм тотрыклылыгы булды һәм шулай булып тора да.

«Ил җитәкчелеге армиянең сугышчан көчен ныгыту, заманча хәрби корал һәм техника белән тәэмин итү буенча адекват чаралар күрә. Без Россия куркынычсызлыгын тәэмин итүче предприятияләрне сакладык. Һәр елныТатарстаннан 8 меңнән артык яшь кеше хәрби хезмәткә китә. Аларның 1,3 меңе хәрби белгечлек буенча әзерлек үткән, меңләп кеше контракт буенча хезмәт итә», – дип билгеләп үтте ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда озак еллар дәвамында үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирелүен, иҗтимагый оешмалар эшләвен җиткерде. «Татарстанның муниципаль районнары Россиянең 46 хәрби частенә шефлык итә. Яшьләрне армиядә хезмәт итү буенча 57 хәрби патриотик төркем эшли. Кадет белеме бирү актив җәелә. Болар барысы да сизелерлек нәтиҗә бирә», – дип шәрехләде республика башлыгы.

Аннан Рөстәм Миңнеханов тантаналы рәвештә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бөек Ватан сугышында күрсәткән кыюлыгы өчен 41нче гвардия кавалерия полкы сабель взводы командиры, 1943 елны авыр яралардан һәлак булган Әхсән Исламовның Кызыл Йолдыз ордены кызы Клара Арслановага бирелде.

Шулай ук әтисе – 1425нче зенит-ракета полкы лейтенанты Ирек Хәкимов медале кызы Людмила Муратшинага тапшырылды. Президент кулыннан орден-медаль алучылар күп булды.

Бүләкләү тантанасында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов: «Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, җиңүгә ирешеп, без илебезгә якты киләчәк булдырдык, без бүген Кораллы Көчләребез белән горурланабыз», – дип белдерде. Ветеранның күзендә яшь иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International